Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Яшел тәмләткечләрне өйдә ничек үстерергә?

Соңгы вакытта сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүчеләр арасында тәрәзә төбендә яшел тәмләткечләр («микрозелень») үстерү бик популярлашып китте.

Әлеге «модалы» тенденция яшелчә культураларының, кыяклы һәм күп төрле яшел тәмләткечләрнең яшь үсентеләрен кулланудан гыйбарәт. Өендә төрле яшел тәмләткечләр үстерүче Гөлфия Вәгыйзова укучыларыбызга  киңәшләрен бирде.

Файдалымы?

Тәрәзә төбендә үстерелә торган яшел тәмләткечләр витаминнар һәм минералларга бай,  иммунитетны  ныгыта, йөрәк, нерв системасы авыруларын профилактикалау өчен яхшы, организмнан токсиннар чыгара, симерүдән саклый һәм  тире һәм чәчләрне матурлый.

Кайдан алырга?

Тәрәзә төбендә үстерелә торган яшел тәмләткечләрне кибеттән сатып алырга, интернеттан заказ биреп кайтартырга һәм үзең өйдә үстерергә дә мөмкин.  Аны үстерү өчен әллә ни күп көч тә таләп ителми. Бакчалары булмаган кешеләр өчен дә кулай. Моның өчен  ният, бераз тырышлык һәм тәрәзә төбендә яки балконда урын гына кирәк.

Өйдә яшел тәмләткечләрне үстерүнең бер кыенлыгы да юк. Иң мөһим шарт  – утырту өчен сыйфатлы орлык сайлау. Әгәр сезнең ел саен чөгендер, редис, кәбестә, салат үстерә торган бакчагыз булса, сез инде орлыклар белән тәэмин ителгән дигән сүз. Ә иң мөһиме, сез аларның экологик яктан чиста булуын һәм бернинди химик йогынтыга дучар ителмәвен төгәл беләсез. Әгәр дә үз бакчагыз юк икән, орлыкны кибеттән сатып алырга мөмкин. Анда пестицидлар юкмы, агулы матдәләр белән эшкәртелмәгәнме – шуңа игътибар итегез. Кибетләрдә аерым орлыкларны да, үстерү өчен кирәкле җыелмаларны да сатып алырга мөмкин.

Ничек үстерергә?

Файдалы яшеллекне өйдә тәрәзә төбендә яки балконда үстерергә була. Аны утыртуның берничә төре бар. Хәзер гадәти яшел тәмләткечләр урынына көнбагыш, борчак, руккола, гәрчич, торма, кресс-салат, суган үсентеләрен яратып кулланучылар арта.

Грунтта үстерү. Әлеге гади ысул – иң популяры. Сезгә бары утырту өчен савыт һәм туфрак кына кирәк булачак. Орлыкларны кичтән бүрттерергә куйсагыз, тагын да яхшы. Аннары аларны чәчеп, бераз туфрак белән капларга кирәк. Туфракка су сибеп, савытны пыяла яки пленка белән каплап, якты урынга куярга киңәш ителә.  Орлык тишелеп, беренче яфраклары барлыкка килгәч, савытның өстендәге пыяла яки пленканы алырга кирәк. Суны күп итми генә көненә 1–2 тапкыр сибәргә. Яшел тәмләткечләр утыртканда декоратив үсемлекләр өчен булган туфрак кулланырга киңәш ителми. Чөнки аның составында химик кушылмалар бар, ул тәмләткечнең сыйфатына тәэсир итәчәк.

Мамыкта үстерү. Моның өчен тирән булмаган савытка мамык яки мамык дисклары түшәлә. Орлыкларны 5–10 минут суда тотканнан соң, яхшы итеп дымландырылган мамык өстенә тезеп, пыяла яки пленка белән капларга. Беренче яфраклар күренгәнче каплап тотарга һәм туфракта үстергән төсле үк тәрбияләргә кирәк.

Банкада үстерү.  Орлыкларны банкага салалар һәм аз гына су өстиләр. Банка авызын марля белән каплап, резинка белән кыстырып куялар. Беренче шытымнар чыкканчы тәрәзә төбендә тотарга киңәш ителә. Орлык бераз «үскәч», суын агызып, аны яхшылап юарга кирәк.  Аннары аларны сусыз банкага салып, 30 градуслы почмак ясап бастырып куярга киңәш ителә.  Бу ысул катлаулырак санала, чөнки банканың эче лайлалана, яшел тәмләткечләрне көн саен чайкарга кирәк.

Исеңдә тот!

☘ Яшел тәмләткечне теләсә нинди савытта, тәрәзә төбендә дә үстереп була.

☘ Үстерү өчен  махсус җиһазлар, лампалар, өстәмә җылылык чыганаклары да кирәк түгел.

☘ Яшел тәмләткечкә корткычлар һәм авырулар зыян салыр дип куркасы юк.  Чөнки әлеге үсентеләр  7–13 көн эчендә өлгерәләр.  Шунлыктан  ашламаларга һәм саклау чараларына өстәмә чыгымнар таләп ителми.

☘ Суны аз-азлап,  пульверизатордан көнгә 1–2 тапкыр сиптерү дә җитә.
Белеп тор!

☘ Яшел тәмләткечләр бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен файдалы. Чөнки яшь барган саен, организмда токсиннар күбрәк җыела. Ул алардан котылырга ярдәм итә. Ә балаларга 7 яшьтән соң яшел тәмләткечләр кулланырга ярый.

☘ ️Укроп – ир-ат, ә петрушка – хатын-кызлар тәмләткече дип санала.

☘Рәйхан (базилик) табигый антидепрессант булып санала һәм  аны яшелчә белән генә түгел, җиләк-җимеш белән дә кулланырга мөмкин.

☘Руккола үсентесен даими куллану организмны яшәртә, сәламәтләндерә.

 

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга бакчачылык