Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Алан авылы мәктәбендә очрашу узган

Аларның берсеннән дә солдат тормышыннан зарлану, сукрану сүзләре ишетелмәде

Әфган җирендә хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән күрешу — чыннан да зур һәм истәлекле вакыйга!  Әнә шундый матур очрашу Алан урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган.

Бирегә килгән кунакларның солдат тормышыннан зарланып түгел, ә  горурлык һәм сөенеч белән искә алулары, укучыларны да туган көнгә, авылга һәм мәктәпкә мәхәббәт белән карарга өндәгән. Сугышчы-интернационалистларның хатирәләре, аларның армиядәге көннәре, дуслары һәм хезмәттәшләре турында сөйләүләре укучылар өчен бик кыйммәтле тәҗрибә. 

Ренат Нурисламов, Рәдис Мотыйгуллин, Гариф Галиев һәм Дилүс Гатиятуллин кебек кешеләрнең үткәннәре — яшь буын өчен үрнәк.

Мондый очрашулар, хәрби тарихны һәм патриотизмны яшь буынга җиткерү өчен, бик мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев