Ана йөрәгенә чикләр юк
500ләп мендәр тегәргә өлгерде
Әни йөрәге чикләрне белми, аның сабыр җаны гаять тә зур көчкә ия. Равилә Хәйдәровна, «Кетл» кушаматы алган, батырларча һәлак булган геройның әнисе, үзенең йөрәк ярасын госпитальдәге егетләрне кайгыртуга багышлаган.
Ана үз куллары белән мендәрләр тегә. Яралы көрәшчеләр өчен сөяк рәвешендәге махсус мендәрләр тернәкләндерү чоры узганда бик тә кирәк. Әни кеше яралы йөрәген учларына кысып, 500ләп мендәр, сөяк, валик рәвешендә мендәрләр, моннан тыш матрас тегәргә өлгерде инде.
— Мендәрләрне, юрган, матрасларны өйдә тегәм, — ди Равилә апа. — Эчләренә тутырырга дип Арчадан бик күп эчлек алып кайттым, аннан күршеләр бу шөгылемне белеп алдылар да, кулланылмый торган материалларын, тәрәзә пәрдәләрен кертә башладылар. Минем бер генә теләк — илләр тынычлансын, утлар тынсын, яу кырында улым Рамил Зарипов кебек башын салган батырларыбызны тыныч күңел белән искә алып яшәргә язсын.
Батыр уллар үстергән әниләр турында язмалар: «Хезмәт» газетасы битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев