Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Бакча балалары да гуманитар ярдәм туплый (+ бик күп фото)

Игелекле эшебезнең барыбызга да әҗер-саваплары насыйп булсын

— Шушы көннәрдә без балаларыбыз белән «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары — үзебездә тәрбияләнеп чыккан кызлар Фәридә Шакирова, Алсу Мөҗипова, Диләрә Зәкиева, Энҗе Галимуллина ярдәме белән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чәйләр тутырдык. Әлеге кызларыбыз безгә гел ярдәмгә киләләр, бик зур рәхмәт аларга. 

Ә инде кичә, ягъни җомга көнне яхшы эшләребезне дәвам итеп, тутырган чәйләребезне һәм киптерелгән җиләк-җимешләрне волонтерларга тапшырдык. Кызыклы, файдалы очрашу булды. Радик абый белән Фәридә апа балаларга һәм әти-әниләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Игелекле эшебезнең барыбызга да әҗер-саваплары насыйп булсын, — дип хәбәр итә бистәнең «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев