Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Балаларны үлемнән коткарган ир-ат контракт буенча хәрби хезмәткә китә

Казанның «Батыр» контракт буенча хезмәткә сайлап алу үзәгенә 44 яшьлек Рамил Бикмуллин килгән.

Мәгълүмат чаралары быел кыш ахырында аның турында күп язды. Ул чагында Рамил башкаланың Юдино бистәсендә бишенче кат тәрәзәсеннән ыргытылган нәни кызчыкны коткарып калган. Хәзер менә Ватанны саклау өчен махсус хәрби операция зонасына китәргә җыена.

Исегезгә төшерәбез: быел февраль аенда Юдино бистәсендә наркотиклардан исергән ир-ат, янәсе, янгыннан коткарам, дип, балаларын бишенче каттагы фатиры тәрәзәсеннән ташламакчы булган. Йөк машинасын йөртүче Альберт Бикмуллин моны күрми калган очракта, бу хәлнең ничек тәмамланасын күз алдына китерү дә куркыныч. Альберт шундук кибет түбәсенә менеп, балаларга кагылмаска күндерә башлый. Шулчак ир бер яшьлек кызчыкны тәрәзәдән ташлый. Альберт баланы тотып кала һәм янындагы кешеләргә тапшыра. Шуннан соң тагын бер баланы коткару өчен фатирга керә һәм полиция чакырта.

Рамил – 5 бала атасы. Ни өчен махсус хәрби операциягә китәргә карар иткән? Үзе әйтүенчә, максаты герой булу яки югары исемгә ирешү түгел. Бары тик тизрәк тынычлык урнашуын гына тели ул.

– Ватанны саклау өчен контрактка кул куям. Барысының да тизрәк тәмамлануын телим. Бу хакта 4 ай чамасы уйланып йөрдем. Хәзер анда туганнарым хезмәт итә. Өемдә мине аңламадылар, ниятемне хупламадылар. Менә бүген, беркемгә берни әйтмичә, бирегә килдем. Контрактка кул куярга җыенам. Ахырдан барыбер аңларлар, дип уйлыйм. Җиңүебезне якынайтасым, аңа үземнән өлеш кертәсем килә, – дигән Рамил «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Үзе әйтүенчә, йөртүче булып хезмәт итәргә җыена. Медицина комиссиясе узып, хәрби хезмәткә яраклы дип танылган инде. Кием-салымны үзе сатып алмаган, республиканың кирәкле барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәсен белә чөнки.

Исегезгә төшерәбез: 1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла. Тулырак мәгълүматны БИРЕДӘН алырга мөмкин.
 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144611/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев