Балтач волонтерлары бүген иртән чираттагы сәфәргә юл алды
Батырлык

Балтач волонтерлары бүген иртән чираттагы сәфәргә юл алды

Имин юллар сезгә, исән-имин йөреп кайтыгыз, егетләр!

Балтач волонтерлары бүген иртән чираттагы сәфәргә юл алды.

Бу юлы Дамир Исламов исемендәге волонтерлар төркеме 3 машинада ярдәм, 2 Нива машинасы алып китте. 1 Нива машинасы юллар идарәсендә эшләп, махсус хәрби операция зонасына киткән егетләр өчен җибәрелде.

«МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе Марат Каюмов үзе дә волонтерлар белән юлга кузгалды. Шулай ук Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Илһам Закиров та егетләргә гуманитар ярдәм озата китте. Имин юллар сезгә, исән-имин йөреп кайтыгыз, егетләр!


Нет комментариев