Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Балтач волонтерлары ничек кирәк алай фронтка ярдәм итүне туктатмаска тырышалар

Хезмәтегезгә бирелгәнлегегез өчен зур рәхмәт сезгә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга гел шулай кайгыртучанлыгыгызны, йөрәк җылыгызны бирүегезне дәвам итегез!

Рамил Әгълиуллин төркеме көндәлегеннән

Волонтер Дилә Гарипова: «Сабантуй артлары белән, группа! Бәйрәмнәр гөрләп узды, Аллага шөкер, солдат егетләрне дә онытмыйча, безнең Арбор халкы фронтка ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Әскаров Самат аукцион оештырып, кергән 7000 сум акчаны солдат егетләребезгә тапшырды. Бу аукционда катнашып, үзләреннән өлеш керткән спонсорларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әскаровлар гаиләсенә бәхетле киләчәк, тазалык телибез. Егетләребезгә бик күп күләмдә ашлар, печенье, конфетлар, газ баллоннары, перчаткалар һәм кадаклар җибәрдек. Рәхмәт ярдәм иткән һәрбер кешегә».

Рамил Әгълиуллин: «Рәсәй көне уңаеннан оештырылган чарада безнең төркемнең фидакарь волонтерларына да часть командирларыннан килгән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларның бәяләп бетергесез хезмәтләре һәм дә үз-үзләрен аямый тырышулары өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Эш сөю һәм кем турындадыр кайгыртып яшәү — ул дөньяны матур һәм мәрхәмәтле итә. Сезнең һәр көнегез изге эшләрдән, дусларыгызның һәм дә әйләнә-тирәдәгеләрнең аңлавыннан балкып торсын.

Кемгә ярдәм итәсез, шуларның елмаюы һәм дә рәхмәтле булулары сезнең тырышлыгыгызга олы бәя булсын. Онытмагыз, сезнең мәрхәмәтле йөрәгегез һәм ярдәм итәргә теләвегез йөзенә нур бирә. Хезмәтегезгә бирелгәнлегегез өчен зур рәхмәт сезгә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга гел шулай кайгыртучанлыгыгызны, йөрәк җылыгызны бирүегезне дәвам итегез!» 

Төркемнең әйдәүчесе Резеда Сәлахова: «Түнтәр һәм Көшкәтбаш мәктәп, детсад хезмәткәрләре коллективлары 7900 сум акча күчерделәр. Һәр чакыруга кушылырга тырыша алар. Бердәм булып, яу кырындагы батыр якташларыбызның хәлен җиңеләйтергә тырышканнары өчен һәммәсенә дә Аллаһының чиксез рәхмәте булсын».

Әлеге төркем гел «Игелеклелек лотереясы» уйната, төркемне 850гә якын дус-туган күзәтеп утыра, лотереяның бәясен гадәттә 300 сум тирәсе куялар, призлары да бер, ике, кайчак та берничә була. Приз да ота аласың, фронтка да ярдәмең тия. Хәйран уңай призлар отучылар булды инде, нәкъ менә алар әле дә солдатларыбызга ярдәм итүне дәвам итәләр. 

Волонтерларыбыз ничек кирәк алай фронтка ярдәм итүне туктатмаска тырышалар. Анда безнең волонтерларны көтеп алалар, без анда кирәк, җәмәгать, анда безнекеләр, безнең ватандашлар, райондашлар, безнең районда яшәүчеләрнең уллары, ирләре, әтиләре.

Шуңа күрә, көчебездән килгәнчә булышыйк, берәү дә беркемне дә мәҗбүр итми, йөрәк кушканча эшлисе, булышасы, читтә каласы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев