Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Балтач волонтерлары Нөнәгәр укучылары белән очрашты

Бер яхшылык — мең бәладән коткара

Меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм итә һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьлек ала, игелек кыла, үз бурычын үти.

Волонтер — инглиз теленнән үз теләге белән ярдәм итүче дип тәрҗемә ителә. Алар элекке тимурчыларны хәтерләткән кебек минем үземә.

Волонтерлар турында без хәзер бик күп ишетеп тә, укып та беләбез. Кем соң ул? Аның мәгънәсе, эшләре нәрсәдә? Нинди максатлары аның? Бу сорауларга җавап бирергә Нөнәгәр мәктәбенә бүген чын волонтерчыларыбыз килде. Алар барсыда ирекле кешеләр, изге эшләрне үз ирекләре, теләкләре белән эшли торган кешеләр. Бүген мәктәпкә «Махсус операциядә булучыларга гуманитар ярдәм итү» йөзеннән үткәрелгән чарада районыбыздан

Гаязов Шәүкәт район ветеран чик сакчылары советы җитәкчесе, Галимзянов Рамил, Солтанов Илшат, чик сакчысы булып хезмәт иткән Әхмәтханов Альфред, авыл җирлеге җитәкчесе Закиров Илһам да катнашты.

Авыл халкы, мәктәп балалары белән берлектә җыйган гуманитар ярдәмгә алар чиксез рәхмәтләрен әйттеләр. Чыннан да тамчыдан күл җыела дип белми әйтмиләр. Бик зур рәхмәт авыл халкына, әти — әниләргә биреп җибәргән бар әйбер өчен!!!

Балалар волонтерлар чыгышын тын алмый тыңладылар. Аларның күргәзмәгә алып килгән әйберләрен тотып карау балалар өчен аеручада кызык булды. Волонтёр егетләребез безнең мәктәптә укучы егетләрне дә 23 февраль — Ватанчы саклаучылар көне белән дә тәбрикләргә онытмадылар. Үзләренең хезмәт иткән тормыш юлларын да сөйләп китте алар. Солдат хезмәте горурлык икәнен аңлаттылар. 

Әйе, ирләр эше — илне саклау, 
Сезнең эшкә кызлар йөгермәс.
Шуны аңлый белгән егетләр дә
Беркайчан да сынмас, җиңелмәс!!

Нинди орлык утыртсаң , шул тишелә, ди татар халкы. Бүгенге чарадан балаларыбыз күңеленә мәрхәмәтлелек, сабырлык, түземлелек, яхшылык, юмартлык, батырлык көчләренә ия булган тәрбия орлыгыбызны салып куйганбыз икән инде, димәк безнең өмет ышанычлы куллларда!! Мондый патриотик тәрбияләр бала күңелен ныгыта, җылыта, ышанычны арттыра. Безнең мәктәп укучылары язган җылы хатлары өчен күпме солдат рәхмәт әйтеп җибәргән. Моны волонтерлар алып килгән видео роликлардан күрдек.

Рәхмәт Нөнәгәр авыл халкына, башлап йөрүче җитәкчеләргә, мәктәп коллективына, укучы балаларга, аларның һәр әти әнисенә һәм бу авыр эшләрне башлап йөрүче Волонтерларга! Без бергә, без булдырабыз!!!

Зөлфидә Тләкова,

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев