Игелекле эшләр һәммәсе дә җиңү көнен якынайту өчен эшләнә!
«Фикердәш» клубы вәкилләре махсус хәрби операция зонасындагы егетләр өчен күп күләмдә гуманитар ярдәм әзерли. Бу юлы алар клуб җитәкчесе Чулпан апа Габделганиева теләктәшлеге белән ипиләр киптерә, чәйләр тутыра, мунчалалар хәзерли.
Эшләр әзер булганнан соң, аларны «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы базасындагы "»Игелекле Балтач» үзәгенә китерә. Ә «Факел»лылар исә һәр савытка һәм пакетка «Фикердәш» клубы тамгасын салып, гуманитар ярдәмне Лена апа Вәлиевага тапшыра бара.
Әлеге эшләр һәммәсе дә җиңү көнен якынайту өчен эшләнә!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев