Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Балтачта игелек кылырга, ярдәм итәргә теләүчеләрнең чиге юк

Игелек кылырга, ярдәм итәргә теләүчеләрнең чиге юк.

Балтач волонтерларының игелекле эшләрен даими яктыртып барабыз. Үз теләге белән башкалар өчен ярдәмгә алынган егет-кызлар рәхмәтнең иң олысына лаек! 

Райондашларыбыз да бик актив. Кем ничек булдыра ала, мобилизацияләнгән ир-атларга шулай ярдәм күрсәтә. Кемдер оекбашлар бәйли, кемдер акчалата ярдәм итә, кичләрен мәдәният йортларында, китапханәләрдә москит челтәрләре үрәләр. Ә менә волонтерларыбыз җыелган ярдәмне туплап, төргәпләп, тәртипләп билгеләнгән нокталарга, сугышчыларыбызга илтеп тапшыра.

Балтач бистәсендә эшчәнлек алып баручы 2024 елда «Безнең заман геройлары» премиясенең «Гуманитар ярдәм» номинациясендә җиңү яулаган Ирина һәм Марат Галәветдиновлар җитәкчелегендәге төркем бүген Чапшар, Югары һәм Түбән Кенә, Югары һәм Түбән Шубан авыллары халкына, Кенә мәктәбе укучыларына олы рәхмәтләрен җиткерә. Кенә мәктәбе һәм Салавыч күппрофильле лицее укучылары посылкалар әзерләп кенә калмыйча, туган як сәламнәрен хатлар аша да юллаганнар.

Игелек кылырга, ярдәм итәргә теләүчеләрнең чиге юк. Бүгенге көндә егетләребез өчен киптерелгән җиләк-җимешләр, тушенкалар, бал кебек ризыклар китерүчеләр дә бар. Кенә мәктәбе укучылары укытучылары белән киптерелгән алма, җимешләрне махсус капчыкларга тутырып китерделәр. Җыйналган ярдәмнең барысы да турыдан-туры фронтка, хәрби операциядә катнашкан егетләргә китәчәк, ди төркемне оештыручылар.

Волонтерларга ярдәм итүчеләр арасында кемнәр генә юк, гади халык, эшмәкәрләр, җитәкчеләр, укытучылар, табиблар, мәктәп укучылары. «Районыбыз җирлегендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәр егет-кызлар, мәктәп укучылары белән актив эшлибез. Аллага шөкер, әлеге исемлек көннән-көн тулылана, безнең сафларга кушылучылар көннән -көн арта. Җиңү өчен һәркайсыбыз үз өлешен кертә. Олы йөрәкле, кеше язмышы өчен битараф булмаган райондашларыбызга зур рәхмәт! Хәрби операциядә катнашучы егетләр бездән еракта булса да, аларның гаиләләре, балалары безнең янәшәдә. Мөмкин булган кадәр аларга да ярдәм итик. Кайвакыт бер җылы сүз дә җан азыгы була. Авырлыклар алдында аларны да ялгыз калдырмыйк», диләр игелекле Галәветдиновлар.

Гөлйөзем Маннапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев