Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Балтачта Россия Герое катнашында «Батырлык дәресе узды (фото)

Героебызны һәм дә кунак булып килгән мөхтәрәм волонтерларыбызны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов озатып йөрде.

Россия Федерациясе Герое Рәсим Баксиков бүген безнең Балтачыбызда иде, бу хакта алдан хәбәр иткән идек.

Район мәдәният үзәгендә Россия Герое югары сыйныф укучылары белән очрашты. Чара кызыклы, мәгънәле узды. Рәсим балачагын да искә алды, танк училищесында белем алуын сөйләде, махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыкларына тукталды.

Бу гаҗәеп дәрәҗәдә мәгънәле һәм истә калырлык очрашу булды. Шук укучылар да игътибарларын читкә юнәлтердек бер генә мизгел дә булмады. Бар да югары дәрәҗәдә, бер сулышта үтте.

Россия Герое Рәсим Баксиков турында Чын кеше дигән җылы фикерләр генә калды. Рәхмәт әлеге очрашуны оештырган районыбыз волонтеры Рамил Аглиуллинга. Очрашуны оештыручылар яшь буынга патриотик рух бүләк итсәләр, өлкән буынның кайбер каршылыклы фикерләренә дә ачыклык кертә алдылар. Очрашуны күңелләргә үтеп керерлек итеп Балтач гимназиясе укытучысы Венера Әмир кызы алып барды.

Героебызны һәм дә кунак булып килгән мөхтәрәм волонтерларыбызны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев