Бер капчыгың — бер чиләк
Ор авылы волонтерлары аш ясау буенча тәҗрибә уртаклашты
1000 кап коры ашлар ясау өчен 20 килограмм тавык ите, өч капчык бәрәңге, 4-5 тартма кискән токмач, 2 килограмм кишер кирәк.
Бер капчык бәрәңгене пешереп, киптерсәң, ул бер чиләккә генә кала һәм шул бер чиләк бәрәңгене уңган волонтерлар, чираттагы җыелуда ук, башка ингредиентлар белән бергә капларга тутырып бетерә. Янәдән яшелчә юнәлтергә, турарга, киптерергә кирәк. Гаять тә зур тырышлык сорый торган хезмәт бу. Ләкин мобилизация башланганның беренче көннәреннән бирле җиң сызганып тырышучы волонтерларыбыз «уф» дими, зарланмый, ите булуга, өенә итен алып кайтып пешерә, турый, киптерә, бәрәңгесен, кишерен хәл итә. Ор авылы волонтерлары да без килгән көнне күп итеп кәбестә тураганнар, монысы борщка диләр. Кызыл ашка кәбестә чиксез күп кирәк шул, интернет аша алган булганнар, бигрәкләр дә начар чыккан инде кәбестәләре, аннан соң бистәдәге зур кибетләрнең берсеннән алып кайтканнар.
«Гөлшат, тураган кәбестәне алырга онытма, киптерәсең бар!», — ди Раушания елмаеп, авылдашларын өйләренә озатканда. Гөлшат ашка кирәкле әйберләрне өйдә киптерүчеләр рәтендә дә, аш тутыручылар сафында да. Ә Раушания Гайнуллина шушы авылның клуб мөдире, иптәше белән хуҗалыклардан сөт җыеп дәүләткә тапшыручы да, район советы депутаты да, әлеге волонтерлык эшен башлаучы да.
Активистка Раушания Гайнуллинаның әлеге хезмәткә кереп китүе турында күп язылды. Туры сүзле, өздереп әйтүче, әмма һәр нәрсәне йөрәге аша үткәрүче ханым шушы көнгә кадәр команданы тотып тора ала икән, димәк, ул дөрес юлда, халыкны фронтка ярдәм итәргә өндәп, үзенең дәрәҗәсен төшерми, киресенчә, җиңүне генә якынайта.
— Солдатлар өчен йөрәгем бик әрни минем, — ди ул. — Улларын югалткан әниләрне кызганам, балалары өчен ут йотып торган аналарны нык жәллим. Тол калган хатыннарның хәлен яхшы аңлыйм, ятим балаларның күзенә дә карый алмыйм. Тик нишләмәк кирәк, ил чакыргач — барасы, ә безнең, тылдагыларның бурычы — солдатларга ярдәм итү, кулыңнан ничек килә — шулай булышу. Кемнәрдер канлы күз яшьләре түккәндә, уллары, ирләре, әтиләре илебез хакына көрәшкәндә кул кушырып утыруны, үзең өчен генә яшәүне гөнаһ дип саныйм мин.
Ор клубы — матур, мәхәббәтле, заманча нәкыш белән эшләнгән күркәм мәдәният учагы ул. Раушания ел әйләнәсе аны җанлылыкта тота, җәйләрен тирә-юнен ямьгә күмеп чәчәкләр үстерә, үзләренең җыр, бию ансамбльләре бар, балалар белән мастер-класслар үткәрә, төрле мәдәни чаралар биредә гөрләп уза. Мәшһүр авылдашы Ринат Җәләлов салдырткан клуб бар яктан да камил булырга тиеш, дигән нияттә яши һәм эшли ул. Хәзер клубның фойе-сына килеп керүгә анда тартма, монда пакет... Ләкин аларның берсе дә буш түгел, коробкалар чираттагы караван өчен тутырып куелган, егетләр сораган пешкән тавык итләре (тушенка), конфетлар, шоколадлар, кырынгычлар, оекбашлар.. бар да тартма-тарт-ма әзерләнгән, ашлар тупланган, пакет эчләрендә үләннәр, кипкән җиләк-җимеш, киптерелгән ипиләр дә хәйран җыелган. Кылган эш-гамәлләренә сокланып туймаслык.
— Клубта таркаулык дип карамагыз, — ди Раушания ханым. — Махсус хәрби операциясе генә бетсен, тәртипләнер-җыелыр әле.
Чыннан да, хәзер безгә бөтен игътибарны фронтка ярдәм итүгә юнәлтергә кирәк, клуб, я булмаса бүтән җир пычрана-пычраталар дип йөрү эш түгел ул, үзе кулына тотып эшләгән кеше андый сүзне әйтмәс.
Һәр эш бүленгән монда, һәрбер эшнең үз остасы бар. Өйдә эшләүчеләр Рәзилә Сәмигуллина, Алсу Нигъмәтҗанова, Әнисә Ганиева, Зинфирә Хаҗиева, Рәсимә Фатыйхова, Кадрия Хаҗиева, Резеда Сабирова, Алия, Энҗе Нигъмәтуллиналар, бөтен кирәкле ингредиентларны киптереп, әзерләп бирәләр, аш тутыручылар Гөлшат Хаҗиева, Илһамия Сәмигуллина, Ләйсән Камалова, Асия Нәбиева, Лилия Нәбиева, Гадилә Исрафилова, Раушания Гайнуллина, Гөлнара Габдуллина, Ирина Батыршина, Зәлия Шәрәфиева, Нурзидә Шәрифуллина, Гөлсинур Кәримова, Наилә Әскарова, Гөлзидә Ганиева, Лилия Шәрипова, Гөлсинә Вәлиева, Гөлназ Хәмидуллина, Рамилә Габдрахманова, Гөлсинә Зарипова, Нияз Зарипов (арада бердәнбер егетләре дә бар!) "солдат ашлары«н каплап-төргәкләп тә куялар. Барысы да яшьләр, аларны күреп күңел сөенә.
Балтач бистәсеннән тәҗ-рибә уртаклашырга килгән хезмәт ветераны Фирдания Мөхәммәтҗанова да Ор халкының хезмәтләренә соклануын белдерде. Бирегә ул фронтка ярдәм йөзеннән, «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин җитәкчелегендә, чәй тутырырга, токмач кисәргә йөрүче Гөлия Закирова, Хаҗирә Хәкимуллина һәм Халидә Насыйбуллина белән бергә килде. Әлеге ханымнар күңелендә фронтка ярдәм итү теләге ташып ашкан, ләкин чик-ле мөмкинлекләр булу сәбәпле, алар изге уй-ниятләрен тормышка ашыра алмыйлар әлегә. Шуңа өйрәнергә, сорауларына җавап табарга килделәр һәм канәгать булып киттеләр.
— Өч ел инде кешеләрнең зур тырышлыклары белән фронтка ярдәм итүләрен беләбез, — ди Фирдания абыстай. — Минем якын дустым, Арбордан Дилә Гарипова да мобилизация башланганнан бирле җиң сызганып булыша. Бик сокланам, горурланам. Ор халкының хезмәте таң калырлык менә, акчасын да бирәләр, килеп булышалар да. Инде дөньялар тынычлансын, ярдәм итүләрдән туктамасак иде.
— Төп терәгем авылым халкы, читтә яшәүче авылдашларым, — ди Раушания ханым. — Шеңшеңәр халкы да матди яктан бик булыша. Ит кирәк инде безгә күбрәк, итсез аш тутырып булмый бит. Терлек, кош-корт ите белән ярдәм итүчеләр табылса, и куанабыз инде, — димәк, солдатларга аш булачак!!! Әле менә күптән түгел генә авылым халкы 30 мең сумга якын акча җыеп тапшырды, шунда ук итен дә юнәтеп куйганнар. Чиксез рәхмәтле мин ярдәм итүчеләргә, барысына да ныклы сәламәт, хәерле озын гомерләр, гаиләләренә бәхет, тыныч дөньяларда яшәүләрен теләп калам.
Орның уңган халкы ул көнгә планлаштырган эшләрен төгәлләгәч, Илгиз хәзрәт вәгазь сөйләде, яшь булсалар да бирелеп тыңладылар.
Раушаниягә һәм аның командасына уңышлар теләп, изге ниятләр белән кайтыр юлга кузгалдык.
Чутай, Нөнәгәр, Ор, Салавыч, Норма, Куныр, Чапшар, Балтач... тагын бардыр волонтерлары белән дан казанган авыллар. Аларга шушы игелекле эшләрен авырсынмый дәвам итүләре өчен чиксез рәхмәтләребезне ирештерәбез, бернигә дә карамый алга барыгыз, булышудан туктамагыз, тылыбызның кадерле кешеләре!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев