«Бергә-бергә – җиңү хакына!», ди Балтач мәктәбенең 9 б сыйныфы укучылары
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир егетләребез өчен туган җирдән килгән һәр хәбәр, һәр ярдәм зур сөенеч, батырлыкка өндәүче көч булып тора
Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм туплау җирлекләрдә генә түгел, мәктәп һәм балалар бакчаларында да даими оештырыла. Шушы көннәрдә Балтач урта мәктәбенең 9 б сыйныфы укучылары әти-әниләре, сыйныф җитәкчесе белән берлектә медицина кирәк-яраклары туплап, Балтач бистәсендәге гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырдылар.
Мондый чаралар яшь буынның гражданлык позициясен ныгыта һәм фронттагы егетләрнең рухын күтәрә.
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир егетләребез өчен туган җирдән килгән һәр хәбәр, һәр ярдәм зур сөенеч, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин кайтуын теләп көтеп торыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев