«Без берни дә үзгәртә алмыйбыз, ләкин яу кырындагы егетләребезгә ярдәм итә алабыз!» (видео)
Маскировка челтәрләре үреп башланган эшебез бүген тагын да киңәйде: коры авыл ашлары, шифалы чәйләр тутырабыз, окоп шәмнәре ясыйбыз.
Шундый заманда яшибез, бөтен нәрсәбез бар, артыгы белән! Ләкин... Күңел тынычлыгы юк... Кем уйлаган, безнең буынга да сугыш җиле кагылыр дип. Күпме гаиләләргә ачы хәсрәтләр килде. Аллаһ күркәм сабырлыклар бирсен аларга.
Без берни дә үзгәртә алмыйбыз, ләкин яу кырындагы егетләребезгә ярдәм итә алабыз. Күпләр, вәзгыятьне дөрес аңлап, шушы игелекле эшкә керештеләр. Безнең Яңгул авылында да волонтерлар төркеме оешты. Бердәм, көчле командабызда сигезенче дистәне ваклаучы өлкәннәребез дә бар.
Маскировка челтәрләре үреп башланган эшебез бүген тагын да киңәйде: коры авыл ашлары, шифалы чәйләр тутырабыз, окоп шәмнәре ясыйбыз. Эш өчен кирәкле материаллар алырга акчаны да үзебез җыябыз.
Аллаһка шөкер, яхшы кешеләр күп. Зур рәхмәт шушы игелекле эшне башлап йөрүче җирлек башлыгы Рамил Гильфановка, нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт ярдәм итүче «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Ранил Габдрахмановка, иганәче егетләребезгә! Рәхмәт көчле командабызга! Барыбызнын да теләге бер: ил-көннәребез тиз арада тынычлансын да, егетләребез гаиләләре янына әйләнеп кайтсыннар.
Ләйлә Габделхакова,
Яңгул авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев