«Без сезне саклыйбыз»
Махсус хәрби операция башланган көннән алып, Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимовның туган авылы Түбән Кенәдә авылдагылар егетләр өчен борчылып, андагыларга ничек тә ярдәм итү өчен дип тырышып яшиләр.
Әлеге кечкенә генә авылдан да хәрби операциягә биш егет — Марсель Минһаҗев, Эльмир Галимов, Альберт Ибраһимов, Рәдис Галимуллин, Нияз Каю-мов киттеләр. Кызганычка, Марсельнең гомере Украина җирләрендә өзелде. Калган егетләребез бүгенге көндә дә Украина җирләрендә илебез тынычлыгын саклауда, ә туган җирләрендә аларга изге теләк юллап, якыннары көтә.
Хәрби операция башланып, андагы райондашларыбызны кайгырту максатыннан, волонтерлар хәрәкәтләре оешып, алар эшчәнлеге башланып киткәч, Түбән Кенә авылы халкы да читтә калмады, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Бүген шул эшләрнең башлангычы турында Түбән Кенә авыл клубы мөдире Кадрия Галимуллина сөйләп узды: "Үземнең дә улым махсус хәрби операция зонасында булгач, андагы егетләргә ярдәм итү йөзеннән, иминлек челтәре (маскировочная сетка) үрү эшләренә иң беренчеләрдән булып без тотындык. Ул вакытта челтәрне волонтерлар алып кайтып бирә, ә материалын үзебез эзләп таба идек. Беренче челтәрләрне үргәндә әле эш рәтен дә, тәртибен дә белмибез, аларның нәрсә өчен кирәк икәнен дә аңламыйбыз, шуңа кемдә нинди материал бар, шуны җыйдык. Авылдагы бөтен кеше чормаларын, сандыкларын җыештырып, пәлтәме ул, футболка яки чалбармы, кемдә нинди материядән, нинди калынлыктагы, нинди төстәге кирәкмәгән кием бар, шуны җыеп алып килделәр дә, без инде клубка җыелып, шуларны кисеп, челтәр үрдек. Хәзер искә төшереп көләбез инде, ул челтәрләрне нишләттеләр икән, матрац итеп кулландылармы икән, блиндажны чорнадылармы икән, дип. Чөнки беренче челтәр өч кеше дә күтәрә алмаслык авырлыкта иде. Аны без бер атна үрдек. Ничек итеп элеп куярга да, үрергә дә икәненә баш эшләми иде. Микрофон стойкаларына әйләндереп каплап, ике яклап шулай итеп эшләдек без аны. Кайбер кеше озынчага тасмалар кисеп торды, кайберәүләр бәйләп тордылар. Инде ул вакыттан соң челтәрләрне бик күп үрдек, 60-70 кенә бардыр, санын да югалттык инде. Авыл халкының бу эшкә гел катнашып килүчеләре дә, читләтеп үтүчеләре дә бар. Кемнәрнең балалары, туганнары махсус хәрби операция зонасында, аларның берсе дә читтә калмый, шулай ук мәктәптә белем алучы укучылар да бик теләп кушыла. Алар әле мәктәптә дә бу эш белән шөгыльләнәләр, укытучылар белән аерым да үрәләр. Челтәр үргән саен кирәге чыкмаса ярар иде, дип үрәбез. Тизрәк сугышлар бетсен иде, дип телибез. Инде соңгы вакытта районның төрле волонтерлар отрядлары челтәрне дә, тасмаларны да үзләре әзерләп бирәләр, без үрәбез генә. Бик җайлы эш, ләкин хәзер кешенең эше күп чор булганга, йөрүчеләр саны гына азайды. Алай да шушы көннәрдә генә дә өч челтәр үрдек.
Махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән, үзебезнең авыл клубында ике хәйрия концерты оештырдык, аның беренчесе авыл үзешчәннәре белән эшләнде, икенчесенә төрле авыллардан үзешчән артистларны чакырып, шулар белән гөрләттек. Хәйран гына күләмдә акча җыелып, ул шулай ук волонтерларга тапшырылды. Бу эшләрне бик теләп, бөтен күңелебезне биреп башкарабыз".
Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов исемен йөртүче Кенә төп мәктәбендә дә коллектив һәм укучылар тарафыннан волонтерлык эше һәрдаим башкарылып килә. Алар хакында директор урынбасары Гөлшат Сибгатуллина сөйләп узды: «Бүгенге көндә һәрбер мәктәптә «Алдынгылар хәрәкәте» эшләп килә, безнең мәктәптә дә әлеге хәрәкәттә булучы укучыларыбыз волонтерлык эшен алып бара, алар сентябрьдән алып төрле акцияләрдә катнашалар һәм бүтән укучыларны да үз артларыннан ияртәләр. Уку елы башыннан укучылар һәм мәктәп коллективы «Без сезне сак-лыйбыз» исеме астында берләшеп, челтәр үрү эшен бердәмлек белән башкарып киләбез. — Без үргән челтәрләр егетләребезнең гомерен саклап калса, аларга ничек тә булса булышса, бик бәхетле булыр идек, — ди укучылар. Гуманитар ярдәм, дару үләннәре җыю, кирәкле дарулар, медикаментлар туплау эшләре дә һәрдаим башкарыла. Әлеге изге эштә һәрбер сыйныф укучылары да бик теләп катнаша. Гуманитар ярдәм белән беррәттән солдатларга балалардан хатлар да китә, анда солдатларга изге теләкләр юлланып, туган якларына тизрәк җиңү белән кайтырга язсын дигән теләкләр җиткерелә. Мәктәбебездә белем алган, бүгенге көндә махсус операция зонасында булган егетләребезгә атап та исемле посылкалар җибәрәбез, аларның әти-әниләренең, гаиләләренең хәлен белеп, ярдәм итеп торабыз. Укучыларның волонтерлык эшчәнлеген күреп, ZA Родину, ZA Мир дигән волонтерлык хәрәкәтеннән актив волонтерлар килеп, укучылар алдында чыгыш ясап киттеләр. Аларга ватанпәрвәрлек хисләре белән үскәннәре, ярдәмгә ашкынып торганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерелеп, алга таба да эшчәнлекләрен дәвам итәргә дигән теләкләр теләнде. — Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сез язган хатларның җылысын, мөһимлеген аңлатып бетерә торган түгел. Берүк башлаган эшегезне ташламагыз, илебезгә җиңү китерүдә тырышучы егетләребезгә һәрчак ярдәм кулыгызны сузып торыгыз. Аларның безгә имин тормыш бүләк итүләрен онытмасак иде, — диде волонтерлар. Бүгенге көндә улы һәм әтисе махсус хәрби операция зонасында булган Энҗе Каюмова блиндаж шәме ясау буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге шәмнәрнең хәрбиләргә нәрсә өчен кирәклеген аңлатып узды. Шушы мастер-класстан соң мәктәптә бу эш даими башкарылды, укучыларның күңел җылысын кушып эшләгән шәмнәре махсус хәрби операциядәге егетләрне тагын да ныграк җылытсын иде. Укучыбыз Инсаф Мөбарәкшин өендә дә бик күп шәмнәр ясап алып килеп тапшырды.
Бик тиз генә кирәк дигәч, бер атна эчендә өч челтәр үреп җибәргән вакытыбыз да булды, укучыларыбыз андый вакытта тагын да бердәм булып тырыша, рәхмәт аларга. Эшли эшли куллары челтәр үрергә дә шомарды. Әзерләгән әйберләребезнең һәрберсен районның волонтерлар хәрәкәтләренә җыеп тапшырабыз. Алар инде үз чиратында егетләребезгә илтеп тапшыра. Бу эшләрдә укучылар белән гел янәшә сыйныф җитәкчеләре, тәрбия буенча директор киңәшчесе Гөләндәм Сәмигуллина, педагог-организатор Светлана Иванова һәм әти-әниләр булды. Бердәмлек белән башкарылган эшләребезнең нәтиҗәсе җиңүгә китереп, киләчәктә илебездә тынычлык урнашсын иде!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев