Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

«Безнең ярдәм зур диңгезнең бер тамчысы ул»

Махсус хәрби операция башланган көннән алып, Смәел авылы халкы да тынычлыгын югалта. Чөнки шушы авылдан булган дистәгә якын егет яу кырына җибәрелә. Илнур Насыйбуллин белән Сергей Мотовиловның гомерләре илебезнең тынычлыгын саклап өзелә, бүгенге көндә Салават Шәмсетдинов, Зөлфәт Салихов, Нәзир Хөснетдинов хәрби фронтта

Авылдашлары, райондашлары һәм гомумән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга смәеллеләр 2023 елның башыннан ук үз көчләреннән килгәнчә ярдәм итә башлыйлар.

Иң тәүге эш иминлек челтәре (маскировочная сетка) үрү була, аннан солдатларга коры ашлар, коры душлар да эшләп җибәрелә башлый. Нинди генә яңалык та, киртә дә туктатмый аларны, чөнки биредә бердәмлек хөкем сөрә. Шушы тырышлыклары өчен әлеге авылның егермеләп кешесенә волонтер таныклыклары да тапшырыла. Шушы ук урында тагын бер кеше – Зәбир Хөснетдиновны да атап узасым килә, ул инде күп тапкырлар үз «Газеле» белән гуманитар ярдәм илтүдә катнашып, җиңү көнен якынайтуга зур өлешен керткән шәхесләрнең берсе.

 

Смәел авылы волонтер-ларының эше белән танышасың килсә, авыл китапханәсенә килергә кирәк. Нәкъ менә биредә инде ике елдан артык эш кайный. Нәрсәдән, ничек башланып киткән бу эшләр, бу хакта без олуг йөрәкле гүзәл затларыбызның үзләреннән белдек. Эшебезне уртак башкарабыз, сөйләвен дә бергәләп сөйлик әле, дип башланды әңгәмәбез: «Смәелдә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә беренчел ярдәм бер кичтә дүрт иминлек челтәре үрүдән башланды. Ул чакта халыктан башта ак тюльләр, соңрак яшел, көрән тукымалар җыеп, китапханәдә һәм мәдәният йортында күпләп иминлек челтәрләре үрелде. Аннан район волонтерлар төркеме иминлек челтәре өчен сеткалар белән тукымаларны да әзерләп бирә башладылар. Үрелгән иминлек челтәрләрен санаган юк. Быел гына да дистәдән артык үрелгәндер инде.

Башка район волонтер-ларының токмачлар кисеп егетләргә җибәргәннәрен ишетеп, без дә бу эшкә алындык. Кызлар белән җыелып, токмачлар әзерләп җибәрә башладык. Шул ук вакытта авыл халкыннан гуманитар ярдәм җыеп та тапшыра башладык. Районда волонтерлар төркемнәре күп бит, ә без «Помощь СВО» төркеме белән эшлибез һәм барлык эшләнгән, тупланган ярдәмне аларга тапшырабыз.

 

Күрше авыллар солдатларга коры ашлар әзерли башлагач, берничә олы ападан, әйдә, без дә әзерләп карыйк, дигән тәкъдим керде. Тик нигәдер бездән булмас, башларбыз да, барып чыкмаса, туктасак күңелле түгел, дигән уй булды. Чөнки, башлап йөрүчеләре булып та, берничә партия ашлар тутырганнан соң, тукталып калганнар да булды. Берничек тә бер кеше генә башкара да, ерып чыга да ала торган эш түгел бу. Монда бердәмлек һәм теләктәшлек кирәк. Шулай да тәвәкәлләп карадык. Солдатларга коры ашлар ясарга дигән тәкъдим бар, киптергечләр (сушилкалар), яшелчәләр, ит белән ярдәм итүчеләр булмасмы, дип авылның ватсаптагы төркеменә язгач, авылдашлар хуплап алдылар һәм җайлап эш башланып китте. Бу 2024 елның феврале иде. Бер авылдашыбыз ике киптергеч бирде, берничә хуҗабикә өйләрендә яшелчәләр әзерләп киптерә башлады. Авылдашлардан акчалата ярдәм кергәч, ит, фасовка өчен пакетлар сатып алдык. Язга кереп барган чор иде, өй асларында кишер, чөгендернең бетеп килгән вакыты. Ул елны кар да галәмәт күп яуды. Көздән җәйгә дип, бакчада җир астына күмеп калдырган чөгендер белән кишерне ике метр кар астыннан казып алдык. Бары тик башлаган эш кенә тукталмасын, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә аз булса да ярдәмебез тисен. Хәзерге вакытта күпчелек токмач ашы, аннан солы ашы, борщ һәм карабодай боткасы ясыйбыз. Нигездә ашлар ясау өчен ярдәм авыл халкыннан килә. Даими ярдәм итүче гаиләләребез дә бар. Күмәк хуҗалык та берничә тапкыр ит белән ярдәм итте. Куныр, Кенәбаш авылларыннан токмачлар кисеп китерделәр. Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе коллективы зур ярдәм итә. Быел кыш бик күпләп токмачлар да кистеләр. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр иминлек челтәре үрүдә ярдәм итәләр. Моннан тыш алар үзләре дә еш кына гуманитар ярдәм җыеп тапшыралар, хатлар язалар. Быел тагын бер яңа эш эшләдек – районда беренчеләрдән булып «сухой армейский душ» ясадык. 3 көн кич 20ләп хатын-кыз, укучы балалар җыелып, 1400гә якын коры душ ясый алдык. Аның өчен Дорнит дигән тукыма сатып алдык, аны шакмакларга кистек һәм урын өстендә ятучы кешеләрне тәрбияләүдә куллана торган средство белән юешләп, киптердек. Ул аерым пакетка салына, янәшәсенә сөлге куела. Өстәмә итеп, мамыклы таякчыклар (ватные палочки) да тыктык. Юынырга мөмкинлек булмаганда, тәнне чистарту өчен кулланыла торган бик уңайлы набор ул.

Шулай ук шифалы чәйләр тутыруны оештырып җибәрдек, әле җир җиләге, кура җиләге, күпләп яшел суган, укроп-лар киптердек.

 

Авылларда, тынычлыкта бу эшләрне башкаруның бер ние юк. Без сугыш барган зоналарга гуманитар ярдәм илтүче ир-егетләребезгә бик рәхмәтле. Сугышта булган ватандашларыбызга ярдәм илтүне туктатмасын иде алар.

 

Беркемне дә исеме белән атап сөйлисебез килми. Ярдәм итәргә теләгән, күңеле изгелектә булган кеше җиңүгә кадәр ярдәменнән ташламаячак. Олы рәхмәт ярдәм кулы сузучы авылдашларга. Аш ясауда ярдәм итүчеләр арасында балалардан башлап, инде сиксәнне узган ак яулыклы апалар да бар. Бу эшләр берсе дә макталу өчен дә, кемдер күрсен өчен дә башкарылмый бит. Безнең ярдәм зур диңгезнең бер тамчысы гына ул. Якыннарыннан, туган җирләреннән еракта, без күз алдына китерергә дә курыккан мохиттә Ватан тынычлыгы өчен көрәшүче батырларга аз гына булса да ярдәм булсын өчен башкарыла болар барысы да. Социаль челтәрләрдә гел таралып торучы сугыш бетә икән дигән имеш-мимешләргә нигезләнеп, нигә ясыйсыз аны дигәннәргә: җиңү белән бетсен генә сугышы, авыл уртасына казан асып, аш пешереп бәйрәм ясар идек дибез».

 

Смәеллеләрнең бу теләкләренә Амин, дип җавап биреп, якын киләчәктә авыл урамнарында махсус хәрби операция төгәлләнү, безнекеләрнең җиңүен бәйрәм итүче күркәм чара билгеләп үтелсен иде дигән теләктә калабыз без дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев