Бөгелмәдә СВОда катнашучыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен өч хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң)
Бөгелмә хәрби комиссариатында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Чара «Хәтер» Сугышчан Дан залында узды. Тантанада җәмәгать оешмалары, руханилар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшьармиячеләр, шулай ук Ватанны саклауга үз бурычларын намус белән үтәгән бөгелмәлеләрнең туганнары һәм якыннары катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Бөгелмәнең хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, рухани атакай Евгений Романов һәм имам Баязит хәзрәт Раупов бар иде.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен өч хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң).
Батырлык Орденын рядовой Константин Боровиков гаиләсенә тапшырдылар. Бүләкне аның уллары Андрей һәм Илья, кызлары Снежана һәм Елизавета, шулай ук хатыны Татьяна Михайловна алды.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев