Борнак авылының батыр Әфганчы егетләре
Батырлык

Борнак авылының батыр Әфганчы егетләре

«Мондый чараларга балалар белән йөрү бик кирәк»

Һәр сугышның, һәр чорның үзенең батыр уллары бар.

Борнак авылы мәдәният хезмәткәрләре дә  Борнакта яшәүче, Әфган сугышында катнашкан батыр райондашларыбызны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырып кайтты.

Үз артларыннан бер-ике малайны да иярткәннәр.

— Балалар үзләренең авылларының батырларын да белмиләр хәзер. Сорау бирәсең, җавап юк, район җитәкчеләре алдында читенсенеп куясың кайчак. Патриотлар булып үссеннәр, туган илне, Ватанны ярату төшенчәсен аңласыннар өчен мондый чараларга балалар белән йөрү бик кирәк, — ди  алар.

Әфганчы абыйлары балаларга кичерешләрен сөйләгән, Әфганда күргәннәре белән уртаклашкан.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Әфган сугышы

Нет комментариев