Һәр үргән сетка саен «Соңгысы булсын!» дибез
Баласы-чагасы, яше-карты клубта — махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен иминлек челтәрләре әзерли
Олы яшьләрдәге Әлфия апа Мәрданова Чапшар авылының иң өлкән волонтеры, мобилизация башланганның беренче көненнән үк биредә – клубта, районның төп волонтерлары сеткалар кирәк дип әйтүгә, җиң сызганып клуб мөдире Гүзәлиягә ярдәмгә килгән кеше.
– Әле ул вакытта көненә бер генә сетка үрә ала идек, – дип сөйли Әлфия апа. – Краснодар төбәгендә Габделфәрт дигән абыем яши минем, менә ул безгә тасма җыйдырта торган станок ясарга тәкъдим итте. Алмаз улым шуны гына ясаган иде, эшләр китте бит худка, хәзер ике-өч сәгать эчендә 2шәр сетка үрергә өлгерәбез.
«Кеше күп көннәрдә өчәр сетка да үрәбез әле, – ди Алмаз үзе. Норма урта мәктәбе директоры киңәшчесе Наил Гайнанов (әйе, ул да монда, чөнки сетка үрергә Норма урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» кызлары-егетләре дә килә, ул аларны контрольләп кенә калмый, үзе дә ни дә булса эшли), Чапшар авылы активисты Рөстәм Галимуллин да бертуктамый тасма җыйдырта. Аларга гармунчы Илхан Шакиров килеп кушыла, дөрес, соңрак, эш бетәр алдыннан гына кушыла, чөнки аңа клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева тарафыннан тагын да мөһимрәк вазыйфа тапшырылган: уңган апаларыбыз җырлый-җырлый челтәр үрсен өчен гармун моңнары кирәк. Өздереп гармун уйнап, ул татар халкының матур җырларын җырлатты да, елатты да. Якыннары ут эчендә булганнар да бар шул монда. Чапшар авылыннан Әминә Әсадуллина ике кияү дә шунда минем, ди, әйтергә генә җиңел, ике кыз һәм аның балалары, әтиләрен зарыгып көткән оныклары күз алдыннан йөгереп үттеләр. Кили авылыннан бертөркем апалар белән килеп булышучы Гөлнара Зарипованың улы Фәннур дә махсус хәрби операциядә. Гөлнара ханым улының гаиләсе белән бергә яши, кич өйдән чыгып китә башласа (иртәнге сәгать өчтән торып Кили фермасына эшкә дә бара әле ул), ике онык – Әнвәр белән Сөләйман, тагын әтигә сетка үрергә барасыңмы?! дип озатып кала. Улы белән бик горурлана Гөлнара апа, күптән түгел Татарстан җитәкчелеге улы Фәннур хезмәт иткән полкка барып, республика медальләрен тапшырганнар, Фәннур дә лаек булган күркәм бүләккә. Видео төшергәннәр, Татарстан телевидениесеннән күрсәткәннәр. Кили авылыннан Гөлнара ханым үзе генә түгел, Разия Мөхетдинова да, Нурсия Шаһидова да биредә. Гүзәлиянең әнисе Нурания Габделхакова да беренче көннән башлап монда, беренчедән, егетләргә булышса, икенчедән, кызына ярдәм итә. Гүзәлиянең кызы Айсылу да бөтен эшкә оста, өстәвенә фото-видеограф та әле.
– Менә бу апалар (әнисен, Әлфия, Әминә апаларны һәм дә Кадрия Хәкимова белән Гөлнур Әхтәмованы да кушып) өч ел инде ярдәм итәләр, бер чакырудан да калганнары юк аларның, – ди Гүзәлия. – Үргән саен соңгысы булсын дип үрәләр, тик афәт әле һаман да дәвам итә.
Халидә белән Рашидә апа Гыймадиевалар сетка үрүнең бер авырлыгын да күрмиләр, шуңа күрә әле кузгалырга уйламаган авылларны, селкенергә теләмәгән кешеләрне дә бу эшкә тотынырга өндиләр. «Клубыбыз җылы менә, рәхәтләнеп эшләргә була, һәр үргән саен соңгы сетка дибез дә, тик без дигәнчә генә түгел бит әле ул, – диләр. – Авылның шәфкать туташы Илзия Мадьярова да безнең белән башыннан ук үрә инде. Кемнең эчендә җаны бар, мәрхәмәтлелек салынган, барыбыз да биредә, бик җиңел эшләргә. Шушында күңелләр бушана, тынычланып кайтабыз. Гүзәлиябезне бик яратабыз, кош тоткандай куанып каршы ала ул безне, рәхмәтләрен әйтеп озатып кала. Мәтрүшкәле тәмле чәйләр әзерләп эчертә. Аннан төз, туры, ялт иткән асфальт юллардан җылы, якты, рәхәт өйләребезгә кайтып керәбез. Бернинди авырлык та күрмибез, кемнәргә авыр, шуларга булышырга гына кирәк».
Мәгъфирә Ситдыйкова да Ризәлә Камалова белән янәшә сетка төрә.
– Доброволец мин, – ди Мәгъфирә ханым. – Волонтер түгелмен.
Ә болай аларны Гүзәлия Вәлиева Көмеш волонтерлар дип теркәгән, волонтер таныклыкларын эшләтеп кулларына тапшырган. Ясминә Камалова Норма урта мәктәбендә белем ала, Кариле авылыннан бирегә килеп эшли. Үзе генә түгел, волонтер иптәшләре дә монда. Шулай ук кызларга бергәләп челтәр үрү, шәм ясаулар бик ошый.
Нурзидә Гайнанова гел биредә, 2002 елдан бирле фронтка булыша, эштән кайтып маллар карыйлар да, әнисе, өч баласы белән клубка, ярдәм эшләренә киләләр. Кечкенә Алимхан белән Рамазаны ишектән керешкә үк сетка үрергә килдек, берне үрдек инде, дип күңелле итеп каршы алганнар иде, олы кызы Сиринә яшьтәшләре белән баш күтәрми эшли. Нормадан Гөлфирә Мәннанова, Венера Әсадуллина, Мөнирә Мәннанова, Нәзирә Фәйзрахманова да булышырга күбрәк шушында йөри. Гөлгенә, Лилия Гаязовалар, Гүзәл, Рузидә Хаҗиева, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Гөлфинә Әсәдуллина, Рәзилә Сәлахова, Венера Әсхәдуллина, Рузалия Габделхакова, Килидән Алсу улы Инсаф Идиятуллин остарып беткәннәр инде, куллары кулга йокмый. Мәрьям Мәннанова, Диләрә Хаҗиева, Чулпан Мадьярова, Гөлчәчәк Сәлахова да ул көнне килгәннәр иде. Әтиләр дә бар әле монда, Илшат Ризванов кызлары Нәфисә, Илсинә белән сетканың бер почмагында мәш килеп эшләп ята.
– Егетләребезнең хәленә кереп, аңлап килгәннәре өчен биредәге ярдәмчеләремә чиксез рәхмәт хисләремне белдерәм, – ди Гүзәлия, үзе ярдәмчеләремне сыйлыйм, дип, мәтрүшкәле чәйләр әзерли. – Тукталып торсак, ник, сетка үрмибез мени, дип юксына башлыйлар. Аңлый башладылар инде, рәхмәт. Аңламаучылары да байтак. «Факел»да «Мәрхәмәтлелек» үзәге ачылгач, күргәзмә белән шунда катнашкан идек, шунда районыбыз җитәкчеләреннән берсе «кешелек кыйммәтләрен югалтмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә», диде. Безнең тарафка әйтелгән иң көчле сүзләрнең берсе иде бу.
Сетка үрелеп бетте, җыйнаулашып аны алдылар да сәхнә идәненә салдылар. Күпме йөрәк җылысы белән үрелде бүген бу сеткалар, мәтрүшкәләр җыры да, уфтанма дигән мәгънәле җыр сүзләре дә сеңде үзенә. Иминлек челтәрләре көннән-көн алга баручы егетләребезнең иминлеген саклап калу өчен мең кат җирлек булып торсын.
R.S. Район киңәшмәлә-ренең берсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов аягурә басып, һәр авыл җирлегендә дә ярдәм эшләрен кузгатырга кирәк, алайса кемнәрдер булыша, тырыша, ә кемнәрдер читтән карап тора, бер генә кешегә түгел, илгә кагылган афәт бу, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев