Волонтерлар аш ясый
Ит җиткереп булмый, диләр
Чутай авылы волонтерлары 2023 елдан бирле ватандашларыбызның тамаклары тук булсын, ашлар белән бергә туган як җылысын тойсын, дигән нияттән сигез төрле аш ясый. Аларның сатуга куярлык дәрәҗәдәге ашлары күргәзмәләрдән төшми, егетләр бик яратып ашыйлар, соратып кына торалар.
Коры ашлар ясарга бик күп мал ите кирәк.
Тавык түшкәләрен, ботларын сатып ала башласаң да акчаны хәйран каера. Волонтерлар бит алар күбрәк шул халыктан кергән акчага гуманитар ярдәм җыя һәм илтә ала. Дөрес, район җитәкчелеге дә булыша, оешма-предприятие, учреждениеләр дә читтә калмый. Безнең Балтачта махсус хәрби операциягә ярдәм әзерләү һәм илтү йөзеннән эш яхшы оештырылган. Тик менә булган-тупланган әйбер гел бетә тора шул ул, өстәп тормасаң, эшнең тукталып калуы да ихтимал. Чутайларга менә гел ит кирәк, көн тудымы, аш ясарга ит бетте, диләр. Мин килгән көнне генә дә «Кызыл юл» җәмгыяте 72 килограмм ит бирде (малның арт саны), пешереп, сөягеннән, җепселләреннән, сеңерләреннән, маеннан аралап эшкәртсәң (май гомумән дә ашка керергә тиеш түгел, боза ул аны), киптереп тә алсаң, күләме күп калмый шул аның, ә егетләр итле ризык көтә, йорт токмачы белән тутырылган ашны бигрәкләр дә үз итәләр, Коръән ашында булган кебек тойдым үземне дип, күз яшьләре аша рәхмәт белдерүчесе дә бар.
Чутай ашларының башында Финзия Миннебаева (рәсемдә) тора, бүгенге көндә Финзиянең ире Нияз махсус хәрби операциядә Ватан тынычлыгы өчен көрәшә. Мобилизациянең башыннан ук киткән Саба егете хәзер менә чын Балтач кешесе булып бетте. Хатыны Финзия белән кавышып озак яши алмадылар, шушы хәрби афәт башланды да, уй-хыяллары челпәрәмә килде. Тик Финзия бөгелеп төшә торганнардан түгел.
— Казанда балалар йортында эшлим мин, — ди ул. — Бер тәүлек эшлим, өч тәүлек ял итәм. Җитәкчеләрем дә, коллективым да бик әйбәт, аңлыйлар, хәлемә керәләр. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Ашларны бит башта Саба ягы халкы ясый башлады. «Эшләп карыйк әле, булдырмабыз мыни!», дип, без дә тотындык. Әти, әни, мин — өчебез башладык, гаилә подряды белән дисәң дә була, әти гаражында торган «ВАЗ» машинасы белән тракторын чыгарып, гаражын бушатты, ул рөхсәт итмәсә, гаражны бирмәсә, бу эшкә алынып булмас иде. Рәхмәт әтигә, рәхмәт әнигә! «Сорап торалар ди алар синнән-миннән», дип, уен-көлке белән әңгәмәгә кушыла әтисе Таһир абый. Таһир абый, чыннан да, аш ясау процессында бик кирәкле кеше, транспорт кирәк булса да аңа әйтәләр, ит чабасы булса да балта аның кулында. Авыл халкыннан сөт җыеп дәүләткә тапшыра ул, бер кат эшен бетергәч, аш ясаучыларның төп булышчысына әверелә.
Ит бирүче хуҗалыклар булса, анысын Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Илһам Закиров үзе алып кайтып бирә. Терлек ите сорап район җитәкчелегенә кадәр бара Финзия, чөнки кирәк, егетләр аш көтә. «Ит даими булып торсын, калганын үзем табам мин, башкасы проблема түгел, ит булмау гына кулны тота. Акча булганда күршедән дә 70 килограмм тирәсе сатып алдык инде», ди. Ирен күрәсе килеп, декабрист хатыннары кебек, Украинага кадәр барып урнашканны, кирәк әйберне батыраеп юнәтү кыю ханымга катлаулы мәсьәлә түгел, анысы, тик менә хәрби операциясе генә бетсен дә, ирләре генә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Ә хәзергә тырышасы, кулдан килгәнне эшлисе (алга китеп булса да әйтим, монда бер көтү апаларның бер сәгать эчендә чиләк-чиләк, табак-табак ингредиентларны конвейер шикелле берөзлексез тутыруларын күргәч, ит өчен үзләренә бер абзар мал кирәк бит боларның дип уйлап куясың).
Тулырак: «Хезмәт» газетасы битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев