Чутай Нәфисәләре
Эшкә дә, сүзгә дә бик батырлар
Финзия белән бер көйгә генә әңгәмә корып утыра идек, ишектән шау итеп бертөркем аш тутыручы апалар килеп керде. «Хезмәт»ебезнең лаеклы ялдагы остаз-журналисты Чутай хатын-кызларының тарихта калган батырлыкларын гел Гомәр Бәшировның «Намус» романындагы, Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы хезмәтне ир-атлардай тартып барган Нәфисә һәм аның кул астында эшләүче ханымнарга-туташларга төс итеп тасвирлады, бу юлы да шулай — эшкә батыр, тормышта матур Чутай Нәфисәләре килеп керделәр дә, котлы булсын өегез дип, зур агач өйнең саф һавасына кинәнеп, мактый-мактый түргә үттеләр. Әйе, Финзияләр төзекләндергән яңа өйләренә баярак кына күчтеләр, моңарчы алар ашларны әти-әнисенең, әйткәнемчә, гаражында тутырдылар.
— Сабадагы күршебез, Дилүс исемле укытучы абый шалтырата, — дип сүзен дәвам итә Финзия. — Ниязның хәлен белә, кирәк әйберләре юкмы, ди. Бер киптергеч булса начар булмас иде, без дә ашка әйберләр киптерер идек дип әйтүем булды, тиз арада киптергечле дә булып куйдым. Әни башта тотынырга курыкты әле, синнән башка эшләмим дип, минем кайтканны көтә иде. Сабалылардан без токмачлы аш һәм рассольник кына әзерләргә өйрәндек, калганын үзебез тормышка ашыра килдек. Бүгенге көндә менә сигез төрле аш әзерлибез, унике рәтле сигез киптергечебез эшләп тора. Кыш көне генә өйдә без, җәй көне гаражга күченәбез, чөнки өйдәге эсселеккә чыдап булмый, киптергечләр эшләп торгач һава да калмый. Электр энергиясенә акчаны шәп чутлый инде, әнинең пенсиясе килүгә түләп куябыз. Тик аны уйлап торырга вакыт юк, фронттагылар бездән ярдәм көтә.
Финзияләрнең гаражларына аш ясарга кирәкле яшелчәләр китерә калсалар, Чутай Нәфисәләре берсен дә калдырмый авылдашларына пешерү өчен бүлеп бирәләр, кемгә бәрәңге, суган, кемгә кишер, чөгендер яки башкасы эләгә.
— Берсендә шулай тәравих намазына килгәч, килолап суган өләштем, әрчеп, пешереп бирерсез әле, дидем, — ди волонтер Люция Муллагалиева. — Каршы килмәделәр, алдылар, аннан көчкә әрчеп-турадык, өй тулды суган исенә дип зарланыштылар үзе, әмма изге эшкә хезмәтләре кергәч үзләренә дә рәхәт булды.
Ни генә алып килмиләр, укропларны да тамыры-тамыры белән генә китереп куялар, бу якта халык яшелчәне күп һәм мул итеп үстерә шул. Бу җәйдә картая башлаган кыярларын да ташламады алар, тозлап куйды да, волонтерлар төркеменә тапшырды, чөнки рассольникка кыяр күп кирәк. Финзия дә яңа өйгә күчкәч, җиде ел ял иткән уңдырышлы бакчасында озын-озын 8 түтәл ясатып, чөгендер, кишер, суган утырткан, җәй буе тәрбияләп үстергән шуларны, һәр түтәлдән 5-6 капчык уңыш алган, солдатларга ашка әйбәт булды, дип куана менә хәзер. Пешереп әрчеп биргән әйберләрне Фәридә Вафина, Маргарита Бәхтиярова, Венера Габдуллина һәм Финзия үзе ялт иттереп киптереп куялар, хәзер инде дүртесендә дә икешәр киптергеч, рәхәтләнеп эшлиләр. Кипкән әйберләрне чиләкләргә тутыралар, кайсы чиләктә нинди яшелчә икәнлеге наять итеп язып куелган, бар да әзер булгач, Чутай Нәфисәләренең аш тутыручылар төркеме килеп, ялт иттереп, җырлый-җырлый тутырып та китә. Куллары-кулга, телләре-телгә йокмый, эшкә дә, сүзгә дә бик батырлар. Район журналистларын да шелтәләп алдылар, безне Казаннан кадәр килеп әллә ничә язып киттеләр, марафонга кадәр чакырдылар, сез генә соңга калып йөрисез, янәсе... Чыннан да, мондагы тамашадан үзе бер документаль фильм төшерерлек.
Чутайның төп уңган волонтер ханымнары: Фәридә Вафина, Маргарита Бәхтиярова, Венера Габдуллина, Люция Муллагалиева, Розалия Вәлиуллина, Миләүшә Нургалиева, Мәүлия Бәхтиярова, Зөлхия Фазылҗанова, Айгөл Мәрданова, Гөлнур Әминова, Нурфия Мөхәммәтзәкиева, Вәсилә Мөхәммәтҗанова, Рәхилә Солтанова, Фәния Фазылҗанова, Язилә Гарифуллина, Розалия Вәлиуллина, Сәвия Вафина, Фидания Нургалиева, Гөлзифа Нәҗипова, Финзия Миннебаева. (Дәвамы бар).
Тулырак: «Хезмәт» газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев