Чутай волонтерлары егетләргә коры аш, үлән чәйләре әзерли
Бер айга 460 йомыркага токмач киселгән
Чутай авылында волонтерлар шушы көннәрдә махсус хәрби операциядәге егетләргә кабат коры ашлар тутырды.
– Коры ашларны пакетларга тутырганчы бик күп хезмәт башкарыла, аны үзе эшләп карамаган кеше белми. Барлык яшелчәләрне пешереп киптерергә кирәк. 1 капчык бәрәңге кипкәч, 1чиләккә кала. Бер айга 5-6 мең порция 8 төрле аш әзерлибез. Аеруча йорт токмачы ашы ярата егетләр. Егетләрнең «Токмач ашы ашагач, коръән ашында кебек хис иттек үзебезне» дигән сүзләре кабат эшләргә дәрт бирә, канатландыра. Мәсәлән, бер айга 460 йомыркага токмач киселде. Монда Килидәге авылдашыбыз Нурия оештырган төркемнең дә өлеше бар, – ди көмеш волонтер Гөлзифа Нәҗипова.
Улы махсус хәрби операциядә булган Рита Бәхтиярова ай саен үзенең күршеләре белән 1500 данә үлән чәйләре тутыруны оештыра. Бу эшләргә әйдәп баручы куратор Финзия (тормыш иптәше шулай ук махсус хәрби операциядә) дә бик тырыш ханым, бар нәрсәгә булдыра, кирәк икән акча җыюны оештыра, кирәк икән район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә.
Районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре исә даими рәвештә ит белән ярдәм итә. Акчалата ярдәм итүчеләр дә шактый. Аларның һәрберсенә зур рәхмәт, ди волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев