Дүшәмбе иртәләре гимн белән башлана
Лицей белем бирүне традицион эш алымнары белән оештыра
Ватанпәрвәрлек тәрбиясе иң элек мәктәпкә кагыла да инде, диләр Салавыч лицеенда
Соңгы елларда дәүләт тарафыннан ватанпәрвәрлек тәрбиясенә зур игътибар бирелә.
Тәрбия дигәч, бу иң элек мәктәпкә кагыла да инде. Салавыч күп профильле лицеенда патриотик тәрбия моңарчы да соңгы урында булмады. Илемне яратам, дип гимн җырлап, шигырь сөйләү генә яратуга керми, дөрес, монысы да тәрбия өчен бик мөһим. Иң беренче чиратта үзеңне, телеңне, гаиләңне, янәшәдәге кешеләрне ярату кирәк.
— Дүшәмбе иртәсе Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнын җырлау белән башланып китә һәм мөһим әйберләр турында сөйләшү дәресләре белән дәвам итә, — ди Салавыч лицее директоры Нурсил Нурислам улы Заһидуллин. — Әйтергә кирәк, һәр дәрес, һәр чара, Ватанны ярату, гаиләңне, нәселеңне, аның ихтирамлы кешеләрен, Ватан өчен эшләгән изге эшләрен өйрәнү, милләтеңне, яшәгән җиреңне ярату хисләре белән сугарылган. Лицейда патриотик тәрбиянең учагы булып туган якны өйрәнү музее тора. Ул үзендә авылның барлыкка килүеннән алып, бүгенге көнгә кадәр булган тарихны саклый.
Районның һәр белем бирү учагында кебек үк лицейда ел саен хәрби-патриотик айлык кысаларында төрле ярышлар, хәрби “Аҗаган” уены уза. Уку елы дәверендә бик күп данлыклы шәхесләр, шул исәптән, төрле хәрби хәрәкәтләрдә, кайнар нокталарда катнашкан кешеләр белән әһәмиятле очрашулар оештырыла. Укучылар һәм укытучылар МХОда катнашучылар өчен “Солдатка — хат” акциясендә, гуманитар ярдәм җыюда бик актив катнашалар. Авыл уртасында урнашкан һәйкәл территориясен ел дәвамында чистартып торалар. “Хәтер бакчасы”, “Георгий лентасы”, “Үлемсез полк”, “Хәтер көне” кебек акцияләрне шулай ук яратып кабул итәләр.
— Моннан тыш, без үзебезнең лицейда укытып, лаеклы ялга киткән укытучыларыбызны да хөрмәтлибез. Алар катнашында дәрес һәм тәрбия чаралары үткәрәбез, тарихны яңартабыз“, — ди директор урынбасары Зөбәрҗәт Фатыйхова.
Лицей белем бирүне традицион эш алымнары белән оештыра. Җирлекне, “Татарстан” хуҗалыгын җитәкләүчеләр, лицейда укытучыларның күбесе биредә үскән-тәрбияләнгән үзкешеләр булуы — традицияләрне һәм дәвамчылылыкны сак-лауга зур өлеш кертә. Үзе яшәгән һәм тәрбияләнгән мохиттә бүген дә хезмәтен дәвам итүчеләр бар икән, димәк, патриотик тәрбия тиешле дәрәҗәдә куелган дигән сүз.
Әле тагын авылны, җирлекне үстерү, кешеләрне эшле итү, яшь буынны авыл хезмәте һөнәрләренә тарту максатыннан, “Агросәнәгать комплексындагы кадрлар” проекты кысаларында агротехник класслар да ачылды.
— Шушы эшне башкарып чыгуда үзенең саллы өлешен керткән җитәкчеләр — Салавыч авылының, аның киләчәген, яшьләр тормышын кайгыртучы патриот шәхесләр дип әйтәсе килә, — ди Нурсил Нурисламович.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган чараларга мәктәпкә төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән ветераннар чакырыла. Алар балалар алдында ялкынлы чыгыш ясап, ике арада мәгънәле һәм файдалы бәйләнеш булдыралар. Салавыч лицее балаларында йөрәк аша үткәрә белү гадәте бар, шәхсән үзем мин моны лицей балаларының чик сакчылары белән очрашуы вакытында күрдем. Дөрес, алар башлангыч сыйныф малайлары иде, әмма ватанпәрвәрлек орлыкларын сабый чактан салсаң гына алар бәрәкәтле булып тишелеп чыгачак, илебез теләгән дәрәҗәдә шытым җибәрәчәк.
— Бу безнең ил, туган ил, яраткан җиребез! — дип сүз башлавы булды чик буйларын саклаган ветераныбызның, әйе, дип кушылды малайлар, “Бу безнең җир! Без аны беркемгә дә бирмибез!” дип, үзләрен бик җитди тотулары белән таң калдырганнар иде.
Лицейда “Иминлек һәм спорт” айлыгы кысаларында пневматик винтовкадан ату буенча ярыш оештырылды, шунда ук идәннән этелү, турникта тартылу да булды. Әлеге ярыш махсус хәрби операциядә һәлак булган Рәнис һәм Фәнис Фәйзрахмановлар истәлегенә багышланды. Батыр игезәкләр Яңа Салавыч башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуларын Салавыч мәктәбендә дәвам иттеләр, ул чакта белем йорты урта мәктәп иде. Быел мәктәптә узган сыйныфташлар очрашуында Рәнис һәм Фәниснең сыйныфташлары батырларның мемориаль такталары алдына кызыл канәферләр куйды. Ике батыр игезәкне башлангыч сыйныфта Гөлзада Габделбәрова укытса, бишенче сыйныфка физика һәм математика укытучысы Миңнегөл Рәхмәтуллина кабул итеп алды. Ике укытучы да илгә батыр, ватанпәрвәр егетләр тәрбияләүче укытучылар булып данлана. 9 сыйныфтан Рәнис тә, Фәнис тә Нормага СПТУга укырга киттеләр, һөнәр үзләштереп, Рәнис үз җирлегендә, Фәнис Казанда җиң сызганып эшләделәр, кече ватаннарына, башкалага хезмәт иттеләр.
Бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алып, күңелләрдә калырлык матур чаралар уза биредә. Муса Җәлил премиясе лауреаты, үз чорының атаклы пионервожатые, хәзер исә сүзгә оста, телгә тапкырлыгы белән олы яшьләрдә дә популярлыгын югалтмаган баянчы Җәмилә Сибгатуллина әлеге чараның дәрәҗәле кунагы. Җәмилә ханым өлкән буын белән очрашуларда әле дә октябрятка, пионериягә кагылышлы дәртле җырларны искә төшереп, җырлап, гармунда уйнап, аудиторияне үзенә карата.
Шәҗәрәле булу, җиде буыныңны һәм аннан да күбрәген белү лицейда патриотизмның югары ноктасы санала.
“Алдынгылар хәрәкәте” дә ватанпәрвәрлекнең үсешенә уңай йогынты ясый, даими проектлар, форумнарда очрашулар, фикер алышулар, тәҗрибә уртаклашулар лидерлык сәләтен үстерүгә генә илтми, җир йөзендә ярату дигән ихлас хисләр яшәвенә дә ишарәли.
Мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли. Бай эчтәлекле музей инде күптән, туксанынчы елларда ук оешты. Ул заманда мәктәп директоры Люция Закирова экспонатлар китерүчеләргә зур бүләк ясады — балаларны Болгар дигән борынгы калага экскурсиягә җибәрде, Идел елгасын “Метеор” дигән тизйөрешле теплоходта кичеп, тарихның асылына төшенеп, бик канәгать булып кайтканнар иде ул чакта укучылар. Музейга тапшырылган әйберләр әнә шундый якты хатирәләрне уята, Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган һәм дә хәрби хәрәкәт ветераннарын үзенә туплаган өлеше дә күңелгә тия. Махсус хәрби операциядә һәлак булганнар янәшәсендә төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләрнең арабызда булмавы да йөрәкне әрнетә.
...Салавыч лицеена килеп керәсең дә коридорга таба борыласың һәм янәдән истәлекләрең белән каласың. Әйтерсең лә, коридорның түр башыннан гармунда уйнап пионервожатый Җәмилә апа килә:
Бәр барабаның, бәр барабаның,
Аның тавышына җиңел атларга!
Без киләбез шат җыр белән,
Кояш нурлары уйный сафларда!
Хатирәләр күңелне кузгата, күзләр яшьләнә. Туган мәктәбеңне ярату, аны искә алуга күзләреңнең яшьләнүе дә ватанпәрвәрлек билгесе бит ул.
— Тырыш укытучылар, тырыш укучылар — мәктәбебезнең йөзек кашы, — ди мәктәп директоры. — Кайсы нинди генә идея белдерсә дә, мин каршы килмим, күтәреп алырга тырышам. Эшлим дигән кеше генә идея белдерә бит ул, идеяләргә каршы чыгу үзең утырган агачны балта белән чабуга тиң, дип саныйм. Һәр юнәлештә дә нәтиҗәләребез бар һәм аларның барысы да ватанпәрвәлеккә юнәлтелгән.
Директорның сүзләрен куәтләп шуны әйтәсе килә, быел кышлар бик карлы килде, кар көртләре батырларыбызның мәктәп диварларына куелган мәрмәр такталарга да кадәр җитте. Сыйныфташлары чәчәк куясы килә дигәч, директор шул тирәне кар тауларыннан арындыртты. (Рәнис Батыр чын герой, исеме бирелмәсә дә, ул күкрәге белән дош-ман гранатасын каплап, кардәшләренең гомерен саклап калган кеше, мондый адымга барыр өчен аңа нинди фидакарьлек, нинди көчләр кирәк булгандыр, бер Аллаһка мәгълүм. авт.) Бу да Салавыч мәктәбенең патриотлык билгесе, үзенең батыр улларының истәлеген хөрмәт итеп яшәү, яшьләргә күркәм үрнәк күрсәтүе.
...Балаларыбыз мәктәпкә ашыга, бүген дүшәмбе, гимн җырлый торган көн, соңга калырга ярамый, диләр. Димәк, бала күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре урын алган, шулай гына була күрсен, киләчәкне акыллы, мәнле буын бизәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев