Елена Вәлиева: «Ярдәм итүегез алдында баш иябез!»
Тормышыгызда авыр мизгелләр азрак булсын һәм өмет-ышаныч һәрвакыт сезнең белән бергә атласын!
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, искиткеч зур ярдәмнәре өчен Норма урта мәктәбенең барлык хезмәткәрләренә, зур күркәм коллективны җитәкләгән Ләйсән Гатауллинага, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Наил Гайнановка, шундый изге эшкә актив кушылган укучыларга һәм аларның башлангычларын хуплап, күтәреп алган әти-әниләренә ихлас олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Ватаныбыз безнең уртак, димәк, мәнфәгатебез, бурычыбыз да уртак! Махсус хәрби операциядә катнашучыларыбызга ярдәм итүегез алдында баш иябез! Авыр, ләкин мактаулы эшегездә, тормышыгызда, укуыгызда зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, тынычлык, бәхет телибез. Тормышыгызда авыр мизгелләр азрак булсын һәм өмет-ышаныч һәрвакыт сезнең белән бергә атласын!
Елена Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев