Эш сөйгәнне — ил сөяр
Бүген Зөлфирә ханым үзе уйчан, үзе шат — чөнки аның 22 февральдә 75 яшьлек гомер бәйрәме!
Эх, бу Кеше гомере!.. Йомгактай тәгәрәп үткән сабый чак, чәчәктәй үсмер чаклар... Үсеп җитеп, гаилә коргач, туганнарың, балаларың, оныкларың тормышыңны бизи, күңел бакчаларын гөл итә. Гомер көзләренә атлап кергәндә кем генә үткәннәренә күз салмый, хатирәләрен барламый икән! Тәгәри килгән еллар йомгагы чәчләргә дә ап-ак карлар сипкән. Ләкин, гомер агышлары кешенең күңелен язгы бөредәй уятып, аны яшәртә, хисләрне нечкәртә. Кеше бер мизгелдәй тоелган үз гомерендә бихисап озын юллар үтә.
Зөлфирә ханым да бу көннәрдә үткәннәрен барлап, якты истәлекләрен исенә төшерә. Әле генә бит! — өендәге эшләрен башкарып, гаиләсен кайгырта да, Карадуган балалар бакчасына ашыга... Көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел җитәкчене балалар бакчасындагы хезмәткәрләр генә түгел, Карадуган җирлегендә эшләүче җитәкчеләр дә бик хөрмәт иттеләр. Коллектив та бердәм, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтләр бер булды. Зөлфирә ханым, ничектер, һәрчак заманадан бер адым алда бара кебек тоела иде. Шуңа да, аның төпле фикерләренә таянып, бакчаның, тәрбиячеләрнең башкарылган хезмәтләре Рәсәй югарылыгында танылды. 1981 елда бакчаның яңа бинасы ачылып, бер ел үтүгә аларда РСФСР күләмендә зур киңәшмә үткәрелде. Кунаклар арасында, Мәскәү, Тыва, Ненец округларыннан да делегатлар бар иде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре көндәлек эшләр белән бергә иҗади эшләрне дә бергә алып бардылар. Зөлфирә ханым даими үз белемен күтәрү өстендә эшләде, читтән торып аспирантурага укырга керде. Шул чорда барлык тәрбиячеләр өчен „Гөлбакча“ программасы эшләнде. Бу программа бүген дә балалар бакчасында кулланыла. Районыбызда Каюм Насыйри премиясенә дә иң беренчеләрдән булып Карадуган балалар бакчасы ия булды. Балалар бакчасында башкарылган хезмәтләрнең кайсына гына тукталма, ул аерым бер эшчәнлек белән үрелеп барган. Ә нәтиҗәсе — күз алдында, коллективның, балаларның төрле конкурсларда җиңүләре, премияләргә лаек булулары моның ачык мисалы.
Лаеклы ялга чыккач та Зөлфирә ханым актив җәмәгать эше алып барды, Балтач шәһәр бистәсенең ветераннар оешмасын җитәкләде. 2012 елдан ул „Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач районы бүлеге җитәкчесе булып сайланды. Менә 14 ел дәвамында хөрмәтле ханым, районыбызның „Ак калфак“ оешмасы хатын-кызлары белән берлектә тәрбияви-әхлакый әһәмияткә нигезләнгән, туган илгә, ата-анага, ана теленә карата мәхәббәт орлыклары белән сугарылган бик күп чаралар үткәрә. Һәр чарадан алынган тәрбия алымнары районыбызның матур яшәешендә чагылыш таба, гаилә мөнәсәбәтләрендә, бала тәрбиясендә үзенең кыйммәтләрен югалтмый. Район халкын үткәннәрне искә алып, киләчәген уйлап яшәргә өндәве — Зөлфирә Камалованың юнәлешле бурычларыннан берсе. Тарихи үткәннәребезне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә барлау, өйрәтү буенча фикерләре район җитәкчеләре ярдәме белән чынга ашырылып, республиканың „Ак калфак“ хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы тарафыннан да яклау тапты. Районыбызның Мактаулы гражданины исеме бирелү Зөлфирә Фәсхи кызының халкыбыз алдында куйган хезмәтләрен бәяләү дип кабул итәбез.
Бүген Зөлфирә ханым үзе уйчан, үзе шат — чөнки аның 22 февральдә 75 яшьлек гомер бәйрәме!
Без, элекке һәм хәзерге бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр, нәни балалар, „Ак калфак“ хатын-кызлар оешмасының район бүлеге исеменнән — Зөлфирә ханым, Сезне ихластан юбилеегыз белән котлыйбыз!!! Аллаһы Тәгалә Сезгә хәерле озын гомерләр, ныклы сәламәтлек насыйп итсен, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, кайгы-хәсрәт күрми, бәхет-сәгадәт эчендә генә яшәргә язсын! Без бүген дә Сезнең ныклы таянычыгызны, ышанычыгызны, киңәшләрегезне тоеп эшлибез, Сезгә карап сокланабыз, үрнәк алабыз! Рәхмәт Сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев