Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Галәветдиновларның тормыш девизы - «Дөньяны игелек коткара»

Бу юлы Галәветдиновлар сугышчы егетләребезгә ике машина әзерләде

️Балтачта яшәүче Ирина һәм Марат Галәветдиновлар җитәкчелегендәге «За Родину! За Мир!» исеме астында эшләүче волонтерлар төркеме туган илебезнең иминлеге өчен игелекле эшләр башкаралар. Һәрвакыт махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә нәрсә кирәк, шуларны әзерләп алып баралар, гуманитар ярдәм илткән вакытта сугышчыларыбызның гозерләрен тыңлап, өйрәнеп кайталар.

Агымдагы атнаны хезмәт сөючән, игелекле волонтерлар кабат юлда каршылады. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә туган як сәламнәрен, туган як җылысын, мөрәҗәгатьләре буенча тупланган әйберләрне алып баралар алар.

Бу юлы Галәветдиновлар сугышчы егетләребезгә ике машина әзерләде. Бер машинаны алдарак хәрби егетебез үзе алып китте. Запас частьләр, машина майлары, кышкы тәгәрмәчләр, антифриз, Дрон, тәгәрмәчле эвакуация җайланмалары, матраслар, медикаментлар, төзелеш материаллары, мотоциклга двигатель, гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, огнетушительләр һәм исемле посылкалар алып киттеләр бу юлы волонтерлар.

Галәветдиновлар аерым кемгәдер булышабыз дип тә бармыйлар, кемгә булыша алалар – барысына да булышалар. Дөньяны игелек коткара дип юкка гына әйтмиләр. Үз илебездә бердәм, сабыр булып яши белгәндә, авыр вакытларны имин узарга насыйп булыр. Гуманитар ярдәмне туплауда өлеше кергән һәр райондашыбызга, күрсәткән ярдәмнәре, савап булып үзләренә кире кайтсын. Волонтерларыбызга хәерле, имин юллар телибез!
#ГодзащитникаОтечества
#ДобрыйТатарстан
#фронтовыеперевозчики

Гөлйөзем Маннапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев