«Геройлар янәшәдә» конкурсында роман номинациясе җиңүчесенә 500 мең сум биреләчәк
Быелгы конкурсның төп үзенчәлеге – «роман» номинациясе кертелү
«Татар-информ» «Геройлар янәшәдә» исемле ачык әдәби конкурсы икенче тапкыр үткәрелүе турында хәбәр итә. Бәйгегә эшләр 2025 елның 26 декабреннән башлап 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителәчәк.
Узган ел бәйгегә барлыгы 136 эш җибәрелгән. Катнашучылар 27 шәһәрдән булган, шул исәптән республикадан читтәге Мәскәү, Ульяновск, Новосибирск, Красноярск шәһәрләреннән дә авторлар активлык күрсәткән.
Быелгы конкурсның төп үзенчәлеге – «роман» номинациясе кертелү. Бүләкләү фонды түбәндәгечә билгеләнгән:
«Роман» номинациясендә: I урын – 500 мең, II урын – 340 мең, III урын – 300 мең сум, шулай ук 58 мең сум күләмендә өч кызыксындыру премиясе каралган.
«Повесть» номинациясендә: I урын – 300 мең, II урын – 200 мең, III урын – 150 мең сум.
«Хикәя» номинациясендә: I урын – 120 мең, II урын – 70 мең һәм III – 55 мең сум.
«Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә: I урын – 150 мең, II урын – 100 мең һәм III урын – 70 мең сум.
«Очерк» номинациясендә: I урын - 120 мең, II урын – 70 мең һәм III урын – 55 мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев