Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Батырлык

Гомерләрен үлмәс җыр итик

Шулкадәр рәхмәтле мин улымны онытмаганнары өчен

Сагынганда агачларга карыйм,
Шаулап үсәр алар берзаман…

Кече Лызи авылында, Бөек Ватан сугышыннан кайталмаган авылдашлары, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә басуда агачлар утырттылар. 


– Мине һәм минем тирәдә яшәүчеләрне кышын кар күмә иде, – ди улын хәрби операциядә югалткан ана Мәүзилә Шәрәфетдинова. – Каршы якка агач утыртып, полоса ясарга ничә ел тырышсак та,
булып чыкмады, рөхсәт алалмадык. Быел инде Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга
мөрәҗәгать итеп карарга булдык, Ушмадан, безнең авылдан да сугышта үлүчеләр бар, алар истәлегенә булыр, дидек. Рәхмәт Рамил Рәшитовичка, үтенечебезне кире какмады, ризалык бирде. «Сорнай» җәмгыяте рәисе Фәһим Сибәгатуллин урынын да күрсәтте, урман хуҗалыгы агачын китерде, мәктәп балалары утыртырга булышты.

Рөхсәт булуга, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Лариса Михайлова эшне оештырды.

Шулай итеп, урманчылар белән бергәләп агач утыртылган. Мәүзилә апа көн дә шул агачларга карый да, улы Айратны искә ала, «агачлар әлегә кечкенә, шаулап үсәрләр әле берзаман, менә күрерсез», ди. Улын сагынып елаган анага шушы бер агач утырту да юанычка әверелә шул.

– Шулкадәр рәхмәтле минулымны, һәлак булган егетләрне онытмаганнары, каршы килмәгәннәре өчен, – дип ничә мәртәбәләр кабатлагандыр ана. Ул рәхмәтләр тынычлык кошларына әйләнеп,
туплар тавышына нокта куйсын иде инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев