Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Яңгулда «Солдат боткасы» дигән чара узды

Чара һәркемнең күңеленә якты хисләр калдырды

Яңгул авылының ямьле табигатендә урнашкан Шәкерти чишмәсе буенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, «Солдат боткасы» дигән чара узды.

Әлеге чараны «Ак калфак» оешмасы вәкиле Гөлшат Гыйззәтуллина башлап оештырып җибәрсә, аңа ярдәм итеп бергә Яңгул мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Сабирова, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Әхмадуллина балалар өчен төрле уеннар, җырлар әзерләделәр.

Бәйрәм чарасында «Ватан сакчылары» Дәүләт фондының Балтач районындагы социаль координаторы Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин махсусхәрби операция батырларының әниләренә изге теләкләрен җиткереп истәлекле бүләк тапшырды. Аннан соң герой солдатларга авылның абыстае дога кылды.

Табигатькә җыелган кунаклар белән әйләнә -тирә җанланып китте. Солдат боткасы пеште, коймак белән чәй әзерләнде. Аның арасында уеннар гөрләде, моңлы  җырлар яңгырады. Соңыннан солдат шалашы янында һәркем фотоларга төште.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев