Ярдәм итүдән туктамыйк!
Исән-имин булыйк барыбыз да, җан жылыбызны кушып, яратып ясаган әлеге ашлар солдатларны сөендерсен, җиңү көнен якынайтсын иде.
Сигез төрле аш әзер
— Соңгы партия ашларны тутырып бетердек, әлхәмдүлилләһ, — дип белдерә Чутай авылы волонтеры Финзия Миңнебаева. — Ярдәм иткән һәр апага чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Барлыгы 8 төрле ассортимент, 839 төргәк булды. Порцияләр саны 5034 данә. Кадерле балтачлылар, китергән продукцияләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә дә! Аллаһ кабул итсен, әҗер савапларын насыйп итсен үзегезгә. Исән-имин булыйк барыбыз да, җан жылыбызны кушып, яратып ясаган әлеге ашлар солдатларны сөендерсен, җиңү көнен якынайтсын иде.
Финзия ханымның инде бөтен чиләкләре бушаган. Өр-яңадан җиң сызганып эшкә тотынабыз, ди.
— Көзгә таба бакчадан уңыш җыйганда, артыгын нишләтим дип аптырамагыз, безгә бик кирәк алар, чөнки киптергәч бик аз кала продукция, — дип дәвам итә ул сүзен. — Кәбестә, кишер, суган, бәрәңге, чөгендер, сарымсак, кыскасы, бөтен нәрсә дә кирәк. Мөмкинчелеге булганнар Чутайга ук китерсәгез дә каршы килмибез. Аш ясаучы Финзия дип сорасагыз, өйрәтеп җибәрәләр. Яки шалтыратыгыз. Алдан ук зур рәхмәт сезгә. Шушы 8 төрле ашны һәм боткаларны ясап чыгар өчен 30 капчык бәрәңге, 5 капчык кишер, 4 капчык чөгендер, 4 капчык башлы суган, 4 капчык кәбестә кирәк булды. Бу, якынча, плюс-минус белән. Кызыксынган кешеләр өчен мәгълүмат бу. Рәхмәт, кадерле халкым, бердәм булыйк, ярдәмләшеп яшик. «Молодец син, Финзия! Шундый эшне оештырып йөрисең бит!», дип Финзия ханымга рәхмәт һәм соклану хисләрен белдерүчеләр күп.
— Мобилизациянең беренче көненнән газиз улын сугыш кырына озаткан Бәхтиярова Маргарита апа өчен бөтен солдатлар үз малае кебек, — дип дәвам итә Финзия Миңнебаева. — Тәмле итеп үләннәрдән чәйләр ясап җибәрәсе килә шуларга дип уйланып йөрде дә, тотынды да. Бүгенге көндә күбесен үзе үстереп, җыеп, авылдашлар һәм райондашлардан килгән үләннәр белән тәмле чәйләрен ясап тора. Аллаһның рәхмәтләре яусын үзегезгә Рита апа һәм ярдәм иткән тирә-күршеләргә. Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, тиз көннәрдә илләребез тынычланып, солдатларыбыз җиңү белән кайтып керсеннәр иде. Алга таба да бу һөнәреңне туктатмыйча, егетләребезне сөендереп торыгыз, рәхмәт, Рита апа, хөрмәтем чиксез.
Команда юлга җыена
— Әйдәгез, егетләр-кызлар, 50шәр сумнан гына күчерсәк тә егетләргә файда бит, — дип яза даими булышучыбыз.
Чыннан да, ярдәм сүлпән бара. Волонтерлар янына баргач, моның шулай икәнлегенә инанасың. Шулай да ике генератор, соры капчыклар алып куя алганнар.
— Менә бу соры капчыклар оборона өчен иде, — ди волонтер Фәридә Иванова. — Илтеп җиткереп булмады инде. Гуманитарка җыелса, безнең егетләр атна саен да барырга әзерләр. Тик, селкенгән кеше аз. Бу бөтен кешегә дә кагыла, пенсионерлар белән генә фронтка булышып бетеп булмый. Иң күп булышучылар алар бүгенге көндә. Салфеткалар, каһвәләр, медицина кирәк-яракларына ихтыяҗ зур. Посылка тутырам дисәң әйбер юк, ә безнең егетләр афәт кырында көрәшә.
Бензин пычкысы, май, болгарка, электр кабеле, шуруповерт кирәк аларга бүгенге көндә.
— Эчкә бернәрсә дә алып кереп булмый, су да эчалмый тилмерәләр, салфеткаларны сыгып эчәргә мәҗбүрләр, — дип өзгәләнеп сөйли волонтер Илшат Солтанов. Аның кызы да, кияве дә шунда хәрби медицина хезмәтендә. Аларның башкарган хезмәтен үз күзләрең белән күрсәң, минут саен ярдәм итеп, көч биреп торырлык үзләренә. Хәлләре бетеп, сыгылып төшәр дәрәҗәгә җитәләр, ләкин бирешмиләр, солдатларның гомере өчен тырышалар.
Сосна авыл җирлеге гуманитар ярдәм белән 8 мең сумлык акча җыеп китергән. «Башка авыл җирлекләре дә үзләреннән киткән егетләр өчен шушындый ярдәмнәр оештыра аладыр инде ул, — ди волонтерлар. Сосна авылы дигәннән, күптән түгел, ире махсус хәрби операциядә мобилизация башланганнан алып, исән-сау гына хезмәт итүче райондашыбызның тормыш иптәше белән аралашып алырга туры килде, авыл җирлеге рәисе булышамы, хәлегезне беләме, дип сорагач, хәл белеп кенә калмый, ярдәмен дә күрсәтә, диде. Мәсәлән, язын бакчаларына бәрәңгесен үзе, — техникасы белән, утырткан, ердырган, көзен алып та бирә. Нинди зур ярдәм бит бу Ватан өчен йөрәкләрен биргән ирнең балаларын тәрбияләгән хатынга, улын зарыгып көткән анага! Афәрин. «Иж» мотоциклына да тәгәрмәч, глушитель, карбюратор кебек запчастьлар кирәк. Берәр кешедә кулланганнан соң калганы юкмы икән дип сорый ватандашыбыз. Махсус хәрби операциядә шулай ук мобилизация башланганнан алып хезмәт иткән Раил Фәйзрахмановның әнисе Наилә апа гел ярдәм итеп тора, кирәк әйберне дә тартмалап кына китерә. Токмач җәеп-кисеп, алма киптереп алып килүче, бакча суганыннан өлеш чыгаручылар да бар, йомырка да алып киләләр. Чутайдан Раушан Бәхтияров токмач өчен онны сатып алып биргән. Тик әле бер-ике кеше генә китергән әйберләр җитми, көн дә күбрәк кирәк.
22 август көнне Радик Хәбибуллин төркеме юлга кузгалырга җыена, тиз көннәрдә егетләребезгә кирәкле бөтен-кирәк яракны туплап бетерергә иде. Әлеге группага 89874033950 номеры аша волонтер Радик Хәбибуллинга («Тинькофф Банк») ярдәм йөзеннән дип язып, матди ярдәмне күчерергә, кирәк әйберләрне Балтач бистәсе үзәгендә урнашкан "Фотокопицентр"га китерергә була.
Фото: волонтерлар төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев