Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Ир-егет илнеке, иң элек синеке

Бик кадерле мәхәббәт җимеше булганлыктан, өзелеп яратып, кадерләп кенә үстердем

Әзерләгән сорауларымны күргәч, Гөлназның күзләренә яшьләр тулды. Шул яшьле күзләре белән ул улы турында истәлекләрен яңартты.

— Балам якты дөньяга аваз салгач, күңелемдә батыр ул таптым, дигән хис уянды дип әйтә алмыйм. Әмма бик кадерле мәхәббәт җимеше булганлыктан, өзелеп яратып, кадерләп кенә үстердем, — ди махсус хәрби операциядә контракт нигезендә катнашучы Балтач бистәсе егете Илнар Галиевның әнисе Гөлназ ханым.

— Улымны Казан клиник хастаханәсендә таптым. Аллаһ Тәгаләнең ярдәме һәм дә табибларның һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә балам миңа һичнинди авырлык китерми, җиңелдән туды. Ә менә батыр ул үстергәнмен дигән хис улым Саба аграр көллиятендә укый башлагач барлыкка килгәндер, мөгаен. Ил өчен түгел әле, үзем өчен батыр ир-егет үстердем, дип, улым Балтачтан китеп, Сабада укый башлагач горурлана башладым, ул мине үзенең тәвәкәллеге, максатчанлыгы белән гел сок-ландыра килде. Исән-сау бала — шук бала була, малае булган кеше күп вакыт завуч, директор, сыйныф җитәкчесе ягыннан еш шелтәләнергә мөмкин, әмма минем улым үзен яхшы яктан күрсәтте, әлһәмдүллилаһ. Сабада укыганда билгеләре гел югары булды, бернинди өчлесез, 4-5леләр генә иде, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерде, машина йөртү буенча да таныклык алды, бер дә тик тормады, диясем килә. Бала аерылып чыгып киткәч, тормышка икенче төрле караш барлыкка килә икән ул, үзе дә бик сагынып кайта иде, кысып-кысып кочаклап ала да, җибәрми тора, әни, синнән шундый тәмле ис килә, дип ярата торган чагы бар иде, хәзер генә әйтми, элек еш кабатлый торган иде ул аны.

Ир бала илнеке, иң элек синеке, дип яза шагыйрә Илсөяр Иксанова. Шагыйрәнең әлеге сүзләре белән Гөлназ килешә. Хәзерге вакытта бигрәк тә килешә. Улы башта армиядә була. Әни, мине төрле ысуллар белән армиядән калдырырга тырышма, авырту да эзләп йөрергә кирәкми, мин хезмәт итәчәкмен, ике ел хезмәт итеп кайтканнан соң, кулымда хәрби билетым бар, дип, куанып йөрермен, ди. Бер елга гына барырга күндермәкче була ана, хезмәттән соң буш казармада йоклап ятканчы, хезмәтем белән акча эшләүне бергә алып барам, сезгә дә ярдәм итәрмен, бәлки хәрби эш буенча да китәрмен, ди Илнар.

— Килешүенең срогы чыкканга бер ел булды инде, — ди Гөлназ. — 2021 нче елның 3 августыннан бирле хезмәт итә. Әнисенеке булса да, солдат егет, ир-егет барыбер илнеке икән ул.

Гөлназ Ватан сагындагы егетләребез турында язуыбызны бик хуплый. Бүгенге көн вакыйгалары үзәгендә булган каһарманнарыбызны исән чакта танырга, зурларга, кадерләргә кирәк дигән фикердә ул. 
— Контракт төзим дигәч башта риза булмадым, миңа синсез ике ел бик авыр булыр, дидем, — ди Гөлназ. — Боларны сөйләгәндә ул чактагы хисләрне яңадан кичерәм, ярый әле елавымны улым күрми, ул минем күзләрем яшьләнүен күтәрә алмый, авырдан кичерә. Әни, мин сине тыңладым, 4 ел аграр колледжда укыдым, анда казармадан ким булмады, диде. Беләсездер инде, анда тәрбия юнәлеше башка, мәсәлән, группадан 25 егетнең берсе шелтә алса, барысына да җәза бирелә, — коридор юалармы, отжимание ясыйлармы... Бер елдан артык короновирус пандемиясенә туры килдек, бу үлем-китемнәр күп булган вакытны кешенең искә дә аласы килмидер, әмма мин менә сагынып искә алам, чөнки ике ел улым минем янәшәмдә булды. Без гел бергә идек, онлайн буенча укыды, дипломын өйдә язды, өй тирәсендә бергә эшләдек. Ә инде контракт төзим дигәч бәхетле минутларым югалгандай тоелды.

Илнарның иптәш егетләре дә контракт төзеп хезмәт итә. Чираттагы ял алып та еш кайталар, үзләренчә үсешләре дә бар. Бер урында гына таптанып тормыйлар. Боларның барысы турында аңлата-үтенә торгач, ана күнә. Аннан 21 яшьлек улы белән бәхәсләшеп утыруны да дөрес түгелдер дип саный, ул вакытларда тыныч заман бит әле, улы дөрес әйтә инде, тик ятканчы, хезмәт хакы барса начар түгел бит. Кулы эш белә, 9 сыйныфта укыганда ук балта осталары белән түбәләр япкан, өйләр тышлап акча эшләгән егет бит ул. Эшләп машина алды. «Әби белән бабайдан һәм әнидән акча сорап яшәргә хакым юк, үзем эшләп үз көнемне күрермен», дип үзалдына максат куя Илнар. Якыннарыннан бер тиен дә сорамаска тырыша, әмма әнисе «үз көчебезне кертмичә кала алмыйбыз, гуманитар яктан булышырга тырышабыз, риза түгел ярдәм алырга, әмма без аның юлын табабыз, ничек тә күндерәбез», ди.

— Район газетасы хәйран егетләрне язды инде, исән чакта кадерләрен белергә кирәк шул, — ди Гөлназ. — Районыбызда уңган, батыр егетләребезне җәмәгатьчелеккә күрсәтү бик әйбәт. Мәктәп, яки гимназия янына хәтер тактасы куйганнан соң, анда әни кешенең елап йөрүенең кирәге юк. Һәлак булган мәрхүмнәр барыбер күрмиләр аны. Мин районга кирәк икән дип исән чакта кадерләнеп йөрү икенче инде. Үзләренә карата кадер-хөрмәтне күргәч, аларга рәхәт була, киткәндә дә очынып китәләр. Ә болай вафат булган мәрхүмнәр янына медальләр тотып килү, монумент ачулар артык кебек. Бу минем фикер. Әни буларак, мине аңларга тырышучылар булыр, миңа артык берни дә кирәкми, әти-әнием, улым исән булса, улыма хөрмәт күрсәтелсә, шул җитә.

Контрактчы әнисе буларак, Гөлназның җәмәгатьчелеккә әйтер сүзләре күп.

— Иң йөрәккә тигән әйбер — үзебезнең балаларга нинди дә булса гуманитар ярдәм сорап, игътибарны үзебезгә җәлеп итәбез икән, алар үзләре акча эшләргә киттеләр бит, тотсыннар шул акчаларын дип, йөрәкне яралаучылар табыла. Махсус хәрби операциягә бару өчен беркемгә дә юл ябык түгел, хәрби комиссариатлар эшләп тора, акча кызыксындыра икән, контракт төзисе дә китәсе. Андагы сабыйларга «Титаник» кадәр корабль бүләк итсәләр дә аз — минем күршеләрем шулай ди, чөнки алар искиткеч яхшы кешеләр, улымны каршы алалар, озатып калалар, күчтәнәчләрен биреп торалар, сәдакадан калдырмыйлар, хәлләрне белешәләр. Туганнардан да әйбәт күршеләрем, туганнар белән әллә нигә бер күрешсәң, күршеләр белән көндәлек яшисең. Барлык солдат әниләренә дә сабырлык-түземлек телим, бервакытта да берсе дә балаларын теләктән һәм догадан өзмәсен иде, фәрештәләр, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләгә теләкләребезне җиткерер, әни кешенең баласына теләгән теләге кабул була. Балаларыбызга да сабырлык телим, кешелеклегеңне югалтма, улым, дим. Ә инде калган кешеләр солдат аналарына, хатыннарына акча белән бәйле сүзләр ишеттермәсеннәр, кеше гомере белән акчаны бәйләмәсеннәр иде, алар бу хәлне бик авыр кичерә, кире кайтарып булмый бит менә, без дә болай буласын белмәдек. «Артка юл юк. Курыкмаска кирәк, курыккан кеше югалып кала ул», ди улым. Өйдәге мохитне күтәренке тотарга омтылабыз, матур темаларга гына сөйләшеп, күбрәк көләргә тырышабыз. 

Гөлназ җиңүне якынайту өчен үзеннән торганның барысын да эшли, изге ниятләре, кылган догалары белән улына да, иленә дә, ярдәмчел райондашларга да терәк ул.

— Җиңүне якынайту өчен бердәм булырга кирәк, — дип дәвам итә Гөлназ. — Волонтерлар төркеменә 50, 100 сум белән генә булса да ярдәм итеп, өйдә, гаражда, сарайда кулланылмый яткан кием-салым, үзебездән арткан ашау-эчүне солдатларга җибәрү, челтәр үрүләр, аш хәстәрләүләр һәм башкалар — әлеге эшләр без көткән җиңүгә алып бара. Балаларыбызны батыр, син булдырасың, дип үсендереп тору, батыр егетләрнең үзләрен, гаиләләрен кадерләү, мәрхүм булганнарның гаиләләренең гел хәлләрен белү — ул да мохитебезгә ярдәм итә торган гамәлләр. Ә инде сәясәт белән булышу безнең көчтән генә килә торган әйбер түгел ул. Сәясәткә кагылып, җиңүне якынайтып булмый. Хөкүмәтебезгә тел-теш тидермәү — бу шулай ук җәмгыятькә булышу, җиңүне якынайту дип уйлыйм мин. Хәере белән тизрәк җиңү килеп, тынычлык иңсен иде. Бергәләп тырышырга, бердәм булырга кирәк, миңа кагылмый дип читкә китү дөрес түгел. Бөтенебезгә кагыла калса, шәфкать туташы, я пешекче итеп тә алырга мөмкиннәр. Миңа бу кагылмады дип кеше тормышыннан көлеп, бернәрсә белән дә ярдәм итмәү, үзеңә кагылмаган әйберләрне тискәре итеп сөйләп йөрү — бу инде кешелексезлек, эгоизм дип атала. Алар аннан кеше булып кайтмыйлар дигән сүз дә күңел кылларына бик авыр булып кагыла.

Әлхәмдүллиллаһ, чын кеше булып ялларга кайталар, ял итеп, көч туплап китәләр.

Фотога төшергәндә Илнар әнисен кочып алды да, маңгаеннан үпте, бу күренешкә күпме җылылык, наз, ана белән бала арасында гына була торган күренмәс җепләр яшеренгән иде.

— Ватан — ул минем туган илем, торган җирем, туып-үскән, яраткан, гел күңелдә тоткан җирләрем, — ди Илнар. — Кайда әни, шунда безнең өебез. Әнинең кадере җылылыкта, сиңа тынычлык бирүендә. Әни ул сине тудырган, үстергән, кеше иткән. Әни ул сулар һава шикелле, әниләре булмаган егетләргә бик тә авыр. Замандашларга гаиләләр төзеп, ышанырга гына кирәк, Аллаһ сүзе, Аллаһ көче белән без җиңеп чыгачакбыз, Аллаһ боерса. Алга барырга гына кирәк. 

Ватан улы, курку белмәс патриот егет Илнар Галиевның алга барып, үрләр яулап, Җиңү белән, исән-сау туган якларына сау-сәламәт килеш әйләнеп кайтуын телик. 

Редакциядән: Илнар Галиев гуманитар ярдәм алып китеп, тиешле хезмәт урынына барып җитүгә хезмәттәшләре белән бергә безнең Балтач районы волонтерларына рәхмәт әйтеп, видео яздырып җибәрде. Әлеге видеодан күренгәнчә, бүгенге көндә ил сагындагы ир-егетләребез безнең волонтерларыбызга бик тә рәхмәтле, нинди генә ярдәм сорасак та, кире какмыйлар, булышырга әзер торалар, ди алар беравыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби