Югары Ушмадан бер ананың ике улы — хәрби операциядә
Батырлык

Югары Ушмадан бер ананың ике улы — хәрби операциядә

Икесе дә батыр егетләр

Югары Ушма авылында гомер кичерүче Рәсимә Петрованың ике улы — Дмитрий Манашев белән Радик Петров Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр.

Радик хәзер сәламәтлеге какшау сәбәпле, өйдә, Дмитрий исә сугышчан юлын дәвам итә. Радик мобилизация буенча, ә Дмитрий контракт төзеп барган егетләр.

— Улларымны бик яратам, горурланам мин алар белән, — ди илгә файда китерүче егетләрнең әниләре. — Һәр икесенең дә хәрби эш урыны куркыныч булды, тик алар көчле, нык егетләр, югалып калмыйлар. Ватан сакчыларымны бәйрәм белән тәбрик итәм, бәхетле, озын гомерле, сау-сәламәт булсыннар, балакайларым!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


сво

Нет комментариев