Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

«Каенкай»да Ватанны саклаучылар айлыгы онытылмаслык булды

Мәктәпкә хәзерлек төркеменә килеп керүгә үк һәрбер кешене «Әтием — солдат» стенды каршы алып тора

Ватан сакчылары елы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында февраль ае дәвамында патриотик тәрбия бирү юнәлешендә күптөрле чаралар үткәрелде. 

Бакчаның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләребез өчен гуманитар ярдәм туплап, солдатларга хатлар яздылар. Шулай ук әлеге айлык барышында мәктәпкә хәзерлек төркемендә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән күптөрле очрашулар да булды.

Хәрби хезмәттә булган әтиләребез үзләренең хезмәт иткән чорлары турында сөйләделәр, солдатлар ничә минут эчендә киенеп бетәргә тиешлеген аңлатып үттеләр, үзләренең хәрби киемнәрен алып килеп күрсәттеләр, солдат альбомнары белән таныштырдылар. Шулай ук балалар үзләре дә өйләреннән хәрби уенчыклар, китаплар алып килеп, бүлмәләренең бер почмагын күргәзмә итеп бизәп куйдылар. 

Мәктәпкә хәзерлек төркеменә килеп керүгә үк һәрбер кешене «Әтием — солдат» стенды каршы алып тора. Балалар солдат киеменнән булган әтиләренең фотоларын карап горурланып, әлеге почмак киләчәктә егетләребезгә әтиләре кебек солдат булырга бер этәргеч булып тора.

Әлеге айлык барышында малайлар һәм кызлар бик күп кызыклы мәгълүмат тупладылар һәм һәрбер чараны бик зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Рәхмәт шундый бай айлык үткәргән тәрбияче апаларыбызга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев