Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

«Колыван» туган ягына кайтып килде

Контракт буенча хезмәт итүче райондашыбыз ялда вакытта журналистыбыз белән әңгәмә корды

Ике елдан артык инде илебез борчу эчендә яши. Бертуктаусыз кайгырулар, яңадан-яңа исемнәр, курку белмәс батырлар, геройлык тарихлары, мәңгегә яу кырында ятып калганнар — боларның барысы да махсус хәрби операцияне шәрехли. «Безгә Җиңү һәм тыныч тормыш кирәк» — һәркемнең башында шушы сүзләр йөри.


Ил күләмендә йөзәрләгән ир-егетләр контракт буенча хәрби хезмәткә алына. Бу саннар көн саен үсә. Моның өчен төрле сәбәпләр бар: кемдер акча өчен бара, кемнеңдер күңеле патриотик идеяләр белән тулы, кемдер үзен хәрби булудан кала башка өлкәдә күрми, кемңеңдер үз илендә тыныч тормыш өчен бүтән стимул юк. Тик кеше гомере миллионнар белән бәһаләнми, һәркем үз урынында, үзенең туган җирендә кирәк.


«Колыван» кушаматы алган мәкаләбезнең герое да гадәти генә солдат түгел, ул хәрби эшне тирәнтен белүче тәҗрибәле белгеч. 

11 ел инде менә контракт буенча хезмәт итә. 
Михаил Алпутин Иске Торҗа авылында туа, шунда үсә. Балачагы һәм үсмер еллары урамда — дуслары арасында, өйдә — хуҗалык эшләрендә булышып үтә.


— Балачактан ук хәрби эш турында хыялландым, — ди ул. — Ул чакта телевизордан «Дядя Степа» дигән бик тә популяр мультик бара иде, миңа ул персонаж бик тә ошады. Балалар бакчасына йөрү, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә белем алулар... Боларның барысы да хәрбилеккә нигез салды. Белемне күбрәк Урта Көшкәт урта мәктәбендә алдым: автоматны ничек корасы-сүтәсе, нинди ядрәләр була, ничек итеп беренчел ярдәм күрсәтергә һәм башкалар. Әлеге белемнәрне армиягә кадәр укытучылар Виктор Павлович белән Руслан Эрнстович бирде. Мәктәптән соң — армия, 2010-2011нче еллар иде ул. Армиядән кайтуга «Ива» мебель фабрикасына эшкә урнаштым. 2014 елның декабрендә контракт-ка кул куйдым. Таҗикстанның Дүшәмбе каласына 201нче хәрби базага җибәрделәр. Россия белән Таҗикстан 2045 елга кадәр (Россиянең Иминлек оборонасы Таҗик җирләрен арендалау буенча) килешү төзеделәр. Безнең төп бурыч — чик буеннан үткәрмәү, чөнки Әфганстаннан Россиягә — Таҗикстан аша иң кыска юл. БТР (бронетранспортёр-ред) йөрттем, аннан шофер-электрик булдым. Хәзерге вакытта командировкада радиотелефонист ролен үтим.


— Ни өчен тормышыңны хәрби хезмәт белән бәйләргә уйладың? Солдат хезмәтеннән соң контрактка кул куярга каян башыңа килде?


— Әйтеп үкәнчә, мин балачактан ук хәрби карьера турында хыялландым. Башка һөнәр миңа туры да килмәс иде, бәлкем. Миңа йөгерү, сикерү, ату, авырлыкларны үтү, физик күнегүләр ясау, төрле мөһим мәсьәләләрне хәл итү, нинди дә булса яңалыкка өйрәнү ошый. Һәр яңа көн нинди дә булса яңалык алып килә бит. Ул бер еллык солдат хезмәтендә генә бөтенесен дә белеп бетереп булмый, чөнки син әле анда беренче класска укырга кергәндәй тоясың үзеңне. Армиядә башта мин Острогожскидагы автомобиль гаскәрләрендә булдым, аннан Фин култыгына якынрак җиргә Зеленогорск ПВО-ПРОга (һавага, әмма ракеталарга каршы оборона — ред.) илттеләр. Анда билгеле бер график юк, 24/7 буе син буйсынуда торасың. Контракт — ул шулай ук эш, бүтәннәрнеке шикелле үк: иртәнге сәгать 8 дә киләсең, кичке 6да өеңә кайтасың. Әлбәттә, була шундый көннәр, каравылга керәсең, полигонга чыгасың. Ике атна я бер ай була ул. Җәй көне икедән соң ике була, ягъни ике атна — полигон, ике атна — ял кебек, анда инде син штаб эшләре белән шөгыльләнәсең. Контрактчылар һәрвакыт төрле хәлләргә, ярдәмгә килергә, иминлекне кайгыртырга әзер булырга тиеш.


— Базада ирле-хатынлылар яки тулы бер гаиләлеләр ничек яши?


— Гаиләлеләр өчен бөтен шартлар да тудырыла, фатирга керә аласың яки тәртип буенча хезмәт урыныннан бирелә торган квартирада яши аласың. Таҗикстанда фатирга керергә кирәк, ә Россиядә шунда ук квартира бирелә. Балалар бакчасына, мәктәпкә балаларны чиратсыз алалар. Төрле ташламалар бар, — бу юнәлештә бөтен нәрсә дә тиешенчә каралган. Чираттагы ялга килгәндә, аның ике төре бар: төп дигәне — 30 көн, Таҗикстаннан бирелә торганы — 45 көн. Рәсәйдә бу көннәрне тулысынча алып була, ә менә Таҗикстанда өстәмә көннәр «яна», чөнки анда ришвәтчелек көчле. Без үз илебездән читтә дип саналганлыктан, үзебезнең хокук-ларыбызны яклый алмыйбыз.


— Син хәзер яралану сәбәпле чираттагы ялда, туган якта көннәрең ничек уза, нинди планнарың бар?


— Ярам ул кадәр җитди түгел. Эшкәртеп, бәйләп торырга кирәк. Ялга сорап киттем дисәң дә була, болай гына китеп булмый. Гомумән алганда, 15 тәүлеклек ял бирелә. Чираттан тыш ял булмагач, юлга акча да түгәргә туры килде, 6 кешелек минивэнга заказ бирдек, 8 сәгатьлек юл, кеше саен 6500 сумга төште, аннан инде самолет белән Казанга кадәр очтык, үзе бер кешегә 20000 сум булды. Бәялярдән күзләр маңгайга менә. Ә өйдә рәхәт, тыныч, күңел сөенә. Балтачта Каракүл дигән җир бар икән, күптән түгел генә белдем әле. Мин бит Балтачта яшим, бездән ерак түгел генә җирдә икән ул Каракүл, анда бик матур, өй алып, ял итәргә дә була. Иске Торҗада бакча бар, нәкъ башкалардагы кебек бездә дә төрле яшелчәләр үсә, аларны тәрбияләргә кирәк. Биредә абыем Владимир гаиләсе белән яши. Кулым яралы булгач, бакча эшләрендә булыша алмыйм, кулны тынычлыкта тотарга кирәк. Машина ремонты белән маташам, әле анда деталь кушам, әле монда нәрсәнедер эшләп куям. Параллель рәвештә яңа йөкләмәләргә әзерләнәм.


— Гуманитар ярдәм турында да әйтеп үтче?


— Волонтерлар аеруча да яхшы эшлиләр. Бөтен кирәк әйберләрне китереп торалар, бердәм алар. Барлык юнәлешләр буенча да әйтә алмыйм, әмма безгә исемле посылкалар һичнинди тоткарлыксыз килеп җитә.


— Гаиләң сайлаган һөнәреңә ничек карый?


— Ни дип әйтим инде, әлбәттә, куркалар, кайгыралар. Тик бу минем эшем. Мин үзем югалып торуым турында алдан әйтеп куям, мөмкинлек булса, шалтыратам, язам. Тылда интернет та, элемтә дә бар. Ә инде бурычны үтәргә барганда сим-картаны алабыз, интернетны өзәбез, билгеле бер нокталар белән генә бирелгән, алдан куелган офлайн-картадан гына файдаланабыз.


— Синең ике улың үсә, алардан йөзәр километр ераклыкта яшәп, син аларга нинди тәрбия бирә аласың?


— Әйе, минем ике улым бар, Даниилгә — 6 яшь, Дмитрийга 4 яшь ярым. Еш сөйләшеп булмый, әмма мөмкинлек туганда видеоэлемтә аша аралашырга тырышам. Алар төрле түгәрәкләргә — тхэквондога, йөзүгә йөриләр. Кайчак укытучылары, тәрбиячеләре шалтырата, сугышалар, үзләрен начар тоталар, диләр. Мин аларның тренерларына ышанам, балаларыма ирек куям. Балачактан ук кылган гамәлләренә җавап бирергә өйрәнсеннәр. Замана балаларына бик шаккатам. Мин Урта Көшкәт мәктәбендәге балалар белән әңгәмәләр үткәрәм, алар хәзер каникулда. Үземнең балаларымны да үзләрен дөрес итеп тотарга, үз фикерләрен яклый белергә өйрәтәм. Аларның да киләчәктә хәрби буласылары килә, әмма минем бер шартым бар: алар тиешенчә белем алырга тиешләр, белемсез хәрби эшкә алынып та торасы юк.


Шушы вакыт эчендә мин менә нәрсә аңладым: сугыш кырында һәр секундың, һәр адымың мөһим. Иң мөһиме — су һәм вакыт.


— Миша, әңгәмәң өчен зур рәхмәт. Якын көннәрдә тыныч вакытлар кире кайтсын да, җиңү белән балаларың янына ашкынырга язсын иде.


Без беркайчан да солдат-ларның уй-хисләрен аңлый алмаячакбыз. Нәрсәгә дә булса ышаналармы алар, куркалармы — боларның барысы да аларның үз эчләрендә. 11 ел дәверендә үзенең хәрби бурычын намус белән үтәп, ефрейтор Михаил Алпутин күп йөкләмәләрне үтәгән. Героймы соң ул? Берсүзсез ул геройлар сафына баса ала. Курку белмәс, нәкъ геройларча кылган гамәлләре җитәкчелек күләгәсендә калмаган.


«Донецк Халык Республи-касының Авдеевка юнәлеше буенча үткәрелгән махсус хәрби операциядә радиотелефонист Михаил Алпутин Яңа Александровка авылын азат итүдә катнашты».


«2 июнь, 2024 ел. Хәрби бурычларын үтәргә киткән җирдән рота каршы якның артиллерия утына эләкте. Артиллерия яңгыры астында да Михаил үзенең яралы иптәшләренә ярдәм күрсәтеп, рота командирын югары штаб белән элемтәдә тота алды. Ефрейтор Алпутинның әлеге кыю, курку белмәс гамәлләре сугыш кырында сугышчан иптәшләрен генә коткарып калмады, ротаның шәхси составы белән тотрык-лы идарә итүне саклап калу нәтиҗәсендә рота һөҗүмгә күчте һәм берничә квартал торак пункт-ны милләтчеләрдән азат итте», — дип бәяли аны җитәкчелеге.


Герой булып тумыйлар, геройлар гади халык арасыннан чыга. Андый кешеләр көн тудымы зур һәм мөһим эш башкаралар — туган илне саклыйлар. Әлеге сүзләр бик җиңел укыла, ләкин әһәмияте зур. Җиңәргә язсын сезгә, солдатлар! Алга таба тыныч тормышларда гаиләләрегез белән балкып янган кояшка, ачык күк йөзенә карап куанырга насыйп булсын.
Зөлфия Шакирова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: контракт буенча хезмәт Безнең геройлар