«Күрмиләр, «ишетмиләр», коткы таратып йөрмиләр
Куныр авылы волонтерлары ярдәмнең башында тора
Илебез үзенең азатлыгы өчен көрәшә. Махсус хәрби операциядәге егетләребез безнең тыныч тормышыбыз хакына утка керә, сулар кичә, инде күбесе һәлак булды. Тылдагыларның бурычы — фронт өчен янып-көеп йөргән волонтерларга ярдәм итү. Аңлаганнар моны махсус хәрби операция башланганнан бирле эшли инде — челтәр үрә, ашын-чәен тутыра, көченнән килгән кадәр булыша, аңламаганнар тик утыра, яки коткы таратып йөри, имеш ашлар барып җитми, кибет чәе генә ярамый мыни аларга, бу челтәрләр нигә кирәк, кипкән ипине кем ашасын...
Куныр авылы волонтерлары бернигә дә карамый фронтка ярдәм итә. Артыгын «күрмиләр, «ишетмиләр», коткы таратып йөрмиләр, район үзәгеннән хәйран еракта урнашкан авылларында тыныч кына эшли, яши бирәләр. Куныр ягы халкы үтә дә хезмәт сөючән ул, шуңа күрә аларга юнәлеш кенә бир, җиңел кулдан башлыйлар да төгәлләп тә куялар.
Районыбызда уңган ханымнар-туташлар солдатларга аш әзерли, менә аларга шул аш өчен киптергән ите, кишере, бәрәңгесе, токмачы һәм башкасы даими кирәк. Куныр авылы уңганнары аш тутыручыларга токмач кисеп тапшыра, я мәчеткә, я берәрсенең йортына җыелышалар да, күп итеп җәяләр, кисәләр. «Йөрәк җылыбызны кушып, изге теләкләр теләп җәйгән, кискән токмачлар егетләребезгә көч, тәннәренә сихәт бирсен, барысы да исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтсыннар», ди алар беравыздан.
Бер җыелуда меңәр-ләгән пакет чәй ясыйлар, 150 шәр пакет киптергән җиләк-җимеш тутыралар (бик күп алма киптереп тутырганнар). Иминлек челтәрләре үрәләр, шулай ук бер җыелуда өч сетка үрү Куныр халкына берни түгел, әлеге игелек-ле эштә мәктәп укучылары да катнаша. «Авылыбызда махсус хәрби операциядәге егетләргә бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, суган җыелды. Бу яшелчәләр егетләргә аш ясау өчен җибәрелде. Авыл халкы бик актив катнашты, машина шып-лап тулды. Яшелчәләрне төяп жибәрүче укучы егетләр Раил Хамматовка, Дилназ Гайсинга, Илдан Мәгъсүмҗановка, укытучылары Рамил Нәҗиповка, Балтач волонтерларына, авылымның изге күңелле кешеләренә бик зур рәхмәт. Аллаһ бу эшләребезне изге гамәлләрдән кабул итсен», ди Куныр халкы.
— Бу яшелчәләрне алырга Балтачтан машина белән килделәр, волонтер Ленара Гарәфетдинова килде. Бирәсе килгән әйберләрегезне капка төбенә чыгарып куегыз, дип авыл группасына алдан белдерү яздык. Бер «Газель» булды ул, төяшергә укытучылары Рамил Нәҗипов белән мәктәп балалары да килде. Авылның бер башында яшәүчеләрнең әйберләре сыеп та бетмәде, артыгы белән дә буладыр иде, аларын Гошер сәдакасе итеп мәчеткә тапшырдылар, — ди Куныр авылы волонтерларының әйдәүчесе Илзия Нәҗипова. — Без һәрнәрсәгә аң белән карыйбыз, каршылыклы фикерләр булса, аңлатып, төзәтеп җибәрәбез, су агымына ияреп китмибез, җил кайсы яктан искәнгә шул якка бөгелмибез. Безнең бурыч ничек тә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү.
Куныр волонтерлары 2022 елның октябреннән башлап фронтка ярдәм итә. «Егетләребезгә ничек ярдәм итик, кулдан нинди эш килер икән?», дигән изге уйдан башланган хезмәтләре арта барып, бүген күңелне куандыра.
— Авыл активисты Гөлшат Шәрәфетдинова бар бездә, — дип дәвам итә сүзен шушы эшләрнең башында торучы китапханәче Илзия Нәҗипова. — Сарык йоны күп җыелды, йоннарны языйк, эшкәртик тә, егетләргә оекбашлар бәйләп җибәрик, диде. Йонны яздык, аннан авыл буйлап эрләп бирүче эзләдек. Эрләп бирүчеләр булды, эрләнгән җепләрне бәйләүчеләргә таратып бардым, монда китапханәдә бәйләмәдек, өйләрендә бәйләделәр, кайсы кеше икене, кайсы кеше өч оекбаш бәйләде. Шулай итеп, иң беренче йон носкилар бәйләдек, 50ләп булгандыр инде ул, башта ярдәмне язып бара идем, хәзер язмыйм да инде, сәдака булып барсын, дим. Кешенең изгелек эшләве сәдака бит инде ул. Аннан соң, халыктан кием-салым, гигиена әйберләре җыя башладык, кышка җылы киемнәр дә күп тупладык, калай савыт-сабаларны да шушында китапханәдә җыйдык, аларын балтачлыларга шәм ясарга озаттык. 2024 елда безнең як егетләре шәм ясауга үзләре тотынды. Чималын җәмгыять кайтартты, гаражда эшләделәр, шулай итеп ярдәм итүгә ир-егетләр дә кушылып китте. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп булды, бөтен кеше дә акчаны картага сала белми бит инде, шуңа күрә миңа киләләр иде, мин инде ул акчаларны каршыларында ук Айдар группасына (Хисмәтуллин) күчерә идем, иң беренче эшли башлаган төркем инде ул безнең. Әкренләп кенә сеткалар үрергә тотындык, ул чакта әле сеткасы булса да, материалы юк иде, авыл халкы белән бергәләп тукымалар җыештык. Тора-бара волонтерлар сеткага материалларны үзләре бирә башладылар. Эшкә чакыргач, кайсы вакытта 15, 20 кеше җыелабыз, сетка үрергә күбрәк тә киләләр. Күп эшләрне клубның фойесында башкардык, башта берничә хатын-кыз булсак, тора-бара авыл активистлары, җәмгыять бухгалтериясендә эшләү-челәр, фермада хезмәт куючылар да кушылды. Мәктәпләр үзләре аерым инде алар, бөтен ярдәм эшен дә бергәләшеп башкаралар. Бик кызганыч бит егетләр, клубта җыештыручы булып эшләүче безнең Илсөярнең улы Динар шунда, Наилебез һәлак булды, Инзил үлде... Йөрәкләр бик әрни. Һәр эшне изге теләк тели-тели эшлибез, озатканда егетләребез исән-сау кайтсын, дип җибәрәбез. Егетләрнең хәл-әхвәлен Илсөяр аша белеп торабыз, төркемнәрдән дә укыйбыз. Бездә дә төрле кеше бар инде, әйбер тапшырганда шикләнүләрен белдерүчеләр дә юк түгел. Тик безнең, Куныр волонтерларының, теләкләре бер генә — тизрәк дөньялар тынычлансын, егетләребезгә ярдәмебез барып ирешсен, алар безнең ярдәмне гел тоеп торсыннар, исән-сау кайтсыннар. Бәлки бездән күреп башкалар да тотыныр дигән ният белән хезмәтебезне нәкъ башкалар кебек авыл группасына, статуска, китапханә битенә дә куям. Без дә бит бүтәннәр эшләгәнне күреп, без дә эшләргә тиеш моны, дип тотынган кешеләр.
Солдатларга ашлар ясый башлагач та Куныр волонтерлары читтә калмый, тик ята күрмик, дип, үзара киңәшләшеп, токмач басалар, җәяләр, кисәләр. Өйләрендә кисеп китерүчеләр дә бар. Соңгы вакытта ярдәм эшләрен башкаруны мәчеттә уңайлы дип тапканнар: өстәлләр дә күп, эшләргә дә уңайлы. Шунда кипкән үләннәрдән чәйләр тутырганнар. Токмачлар өчен җәмгыять контейнерлар алып биргән, шуларга тутырып солдатларга озатканнар. Соңгы вакытта йорт токмачын Смәел, Ор, Чутай авылындагы аш ясаучы осталарга илтәләр.
— Кеше ярдәм итми дип әйталмыйм, безнең авыл халкы бик тырыш, бик ярдәмчел, — ди Илзия ханым. — Өеннән торып ярдәм итүчеләр дә бар. Шодадан да ярдәм килеп тора. Чакырган вакытта гел киләләр, катнашалар. Бер кешене генә аерым итеп күрсәтә дә алмыйм, бар кешегә дә рәхмәтле мин. Үзебезнең «Бергә булыйк!» дигән ватсапта группабыз бар, анда утызлап кеше, җыеласы булса шунда язам, киләләр. Өлкән яшьтәге апалар булсалар да, мин аларга яратып кызлар дип дәшәм. Бер кешенең начар фикерен ишеткәнем юк, мин авыл халкына бик рәхмәтле. Авылның үзенең төркеме бар, шунда да язам инде мин, авыр сүзләр язган, каршы чыккан кеше юк. Оештырган вакытта киңәш сорап Гөлшат Шәрәфетдиновага, Наилә Камаловага, Разия Закировага мөрәҗәгать итәм. Волонтерлык эшен алар белән бергә башладык. Клубтан Диләрә Хөснетдинова, Илсөяр Закирова һәр эшкә булыша, Рәйхан исемле егетебез гуманитар ярдәмне тиешле урынга илтеп бирә. Гөлсимә Гыйбадуллина, Гөлфәния Идрисова, Гөлсирә Әүхәтшина, Зөлхирә Шәрәфетдинова, Нурия Хәкимова, Люция Вагыйдуллина, Тәскирә Газизова, Гөлсәвирә Минһаҗева, Гөлсинә Хөсәенова, Раушания Гомәрова, Сәрия Нәбиева, Радалия Сабирҗанова, Сәядәт Галимуллина, Руфия Хәйретдинова, Тәскирә Сәгыйтҗанова, Миләүшә Вахитова, Тән-зилә Сәгыйтҗанова башыннан ук ярдәм итүгә йөрделәр. Шушы группадагы кешеләрне китапханә чараларына дәшәм, елга бер мәртәбә булса да табигать кочагына чыгабыз, китапханәдә алты ел эшлим, алты ел инде шулай дус-тату яшибез. Карадуган, Шода авылларындагы музейларга бардык, район үзәк мәчете музеенда булдык, быел Тукай-Кырлайга сәяхәт кылдык, үзебез оешып йөреп кайтабыз шулай.
Концерт куеп, хәйрия акчасы җыялар, ул акчаны бу юлы мобилизация белән киткән авылдашлары Динарга биргәннәр. Коры ашларны «ашарларына бик җайлы» дип әнисе Илсөяр апа үзе дә волонтерлардан алып җибәрә.
Куныр авылында ике кибет бар, икесенә дә ярдәм акчалары салу өчен әрҗәләр эленгән, тартмалар да куелган. «Уйлап-уйлап йөрдем дә, бу эшләрне язу кирәк булыр микән, күп эшләгән кешеләр алдында уңайсыз булмасмы, безнең эшләр тамчы гына бит», — ди мобилизация башланганнан бирле җиң сызганып эшләүче Илзия ханым өтәләнеп. Сезгә тамчыдыр, ә илебез өчен ярдәм күлен хасил иткән бик кадерле, газиз тамчы ул. Зур рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен, изге теләкләр тели-тели эшләвегез Җиңү көнен тизрәк якынайтсын, солдатларыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев