Маргарита апа чәйне үзенчә тутыра
Халык җәй буе үлән киптерә
Йорт ашы, борчак ашы, дөге, карабодай боткасы, бәрәңге боламыгы, харчо, борщ, рассольник... Ашап туйгысыз, диләр. Ай саен Радик Хәбибуллин төркеменә йөзәр кап аш тапшыралар, ашларны кечкенә зип пакетларга тутыралар башта, аннан алтышарлап тагын бер җыйнак кына пакетларга салалар да, Финзия фотокопиүзәктә ясатып алып кайткан этикеткаларын ябыштырып чыга. "Әле менә кызымның сыйныфташларын чакыртып (Нөнәгәр урта мәктәбенең 5нче сыйныфында укучы кызы Зилия турында сүзебез), борщ, харчо тутыртып аласым килә, — ди Финзия. — Бу ике ашка да кеше саны күп кирәк, чөнки әйберсе күп.
Токмач ашына шулпаны интернет челтәреннән сатып алалар, авыл халкы, гомумән, райондашлар бик булыша, акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итәләр, җыелган акчага Финзия шундук интернеттан кирәкле әйберләрне сатып ала.
Финзия ашларны иренә дә җибәрә, тик Нияз күп очракта алгы сызыкка озата, чөнки алдагылар арттагыларга караганда туган як җылысына, игътибарга мохтаҗ. Менә Чутай чәен бик яратып эчә ире. Биредә чәйләрне Маргарита Бәхтиярова ясый башлаган. Чутай тау битләре тулы үлән, халык җәй буе үлән киптерә һәм Маргарита апага китерә.
— Улым Газинурым махсус хәрбия операциядә минем, — ди Маргарита апа. — Улыма һәм аның иптәшләренә тәмле иттереп чәйләр эчертәсе килү теләге белән тотындым мин бу эшкә. Үләннәрнең һәрберсен рәт-рәт аерым тезеп салам, алай тәме, хуш исе кала, аска бер шикәр куям, шикәрле чәй үзгә бер тәмле ул, мандарин кабыгы тагын да хушландырып җибәрә. Бик тәмле чәй килеп чыга.
Райондашлар токмач белән булышалар, мәсәлән, чыгышы белән Чутайныкы булган Нурия Вәлиева Кили авылында яшәп, яшелчәләр киптереп, авыл кызлары белән токмач кисүне оештыра. Аннан тормыш иптәше Илфат белән Чутай уңганнарына китерәләр.
Тулырак: «Хезмәт» газетасы битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев