Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Математика укытучысы СВОга пешекче булып киткән

«Балалар үсеп таралышып беткәч, бер көнне икебез ике якка чыгып китәрбез дип уйлаганым да булмады», - ди Хәмдия ханым.

Башкорстан Республикасының Красная Башкирия урта мәктәбе математика укытучысы Хәмдия Зиннур СВОга пешекче булып киткән.

— 40 ел буена балаларга белем биреп хаклы ялга чыккач, математиклар телендә әйткәндә, тормышымны 180 градуска бордым. Моңа гаиләбездә килеп туган үзара аңлашылмаучанлык та тәэсир итте, мин Себергә вахтага чыгып киттем. Гомер буе мәктәп юлыннан гына атлап, дөньяга балаларча беркатлылык белән караган миңа тормыш чынбарлыгында ачылды, кыскасы, алсу күзлегемне тиз салдым.

Бер авылда туып-үскән, хәтта бер класста укыган кеше белән гаилә корып, 38 ел бәхетле тормышта яшәдем. Балалар үсеп таралышып беткәч, көннәрдән бер көнне икебез ике якка чыгып китәрбез дип уйлаганым да булмады. Мин вахтада чакта тормыш иптәшем дә үз карарын кылып, СВОга китәргә контракт төзегән. Бер-беребезнең кадерен аңлар өчен шундый сынаулар аша үтәргә кирәк булган, димәк.

Самат Самарада хәрби слаживаниеда булган чакта вахта арасындагы өч ай ялымны янында үткәрдем. Аннан алар махсус хәрби операция биләмәсенә кузгалды. Хушлашканда: «Мин күп уйлап тормам, кирәк булса, артыңнан ЛНРга да барып җитәрмен», дидем. Шул сүзләрем Аллаһы Тәгаләнең: «Амин!» дип әйткән чагына туры килгән микән, Луганск Халык Республикасына килүемә ике ай булып килә, — диде ул телефон аша.

Хәмдия Зиннур кызы ире янына барып кайтырга дип 18 мартта юлга чыга. Бәлки калырмын, дигән уй белән документ-фәләнен, башка кирәк-ярагын ала. 25 мартта хәрби гарнизонга килеп җитә. Командир белән сөйләшә һәм шуннан инде ул калырга була. Ротада пешекчеләр җитми икән. Шулай итеп, кичәге укытучы бүген килеп казан артына баса.

— Кухняда берүзем генә түгелмен. Ярдәмчем Алексей бар. Ул Нижний Тагилдан. Икәүләп тырышабыз, хәрбиләргә төшкелеккә һәм кичкә җылы аш пешерәбез. Кухняда раздача гына, блиндажга алып кайтып ашыйлар. Хәрби-ялан шартларында гадәттә консерваланган ризык әзерләү талап ителсә дә, ир-егетләрне өй ашлары белән дә сыйлыйсы килә. Кул астындагы ингредиентлардан гади генә тәмле ризыклар әзерләп бирәбез. Коймак, табикмәк пешергән көн — бәйрәмгә тиң. Егетләр куанып китәләр. Ураза бәйрәмендә сарык суйдырып корбан ашы ашаттык. Мине монда «ротная мама» дип йөртәләр. «Декабристка» дип тә җибәрәләр. Үзебезнең башкорт егетләре исә еңгәй дип дәшә.

Ара-тирә тревогалар булып тора. Ул вакытта бөтен эшләрне ташлап блиндажда ятабыз. Догалар укыйм. Җирдә тынычлык кына булсын. Башка бер нәрсә дә кирәкми" — ди Хәмдия апа.

Гөлнара Күчәрбаева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво