Махсус хәрби операция гаиләләре бушлай концерт карады
Ленур Биктимеров шәһит киткән кардәшләренең рухына багышлап та җырлар сузды
Күптән түгел район мәдәният үзәгендә махсус хәрби операция ветераны Ленур Биктимеровның концерты булды. Әлеге концертка махсус хәрби операция гаиләләре бушлай чакырулы иде
Концерт барышында җырчы гаиләләргә шушындый игелекле мөмкинлек тудырган Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинга рәхмәтен җиткерде.
Концертка килгәндә, ул бик матур узды. Махсус хәрби операциягә катнашы булган һәркем канәгать калды. Кайбер җирлекләр мобилизация башланган көннән бирле җиң сызганып эшләүче волонтерларын да чакырган иде. Җырчы Балтач җирлегендә яшәүче һәвәскәрләргә дә сәхнәдә урын бирде, аның бу алымын алкышларга күмеп кабул иттеләр.
Ленур Биктимеров шәһит киткән кардәшләренең рухына багышлап та җырлар сузды, күзләрдән яшь кипмәде, йөрәкләр Ленурга кат-кат рәхмәт әйтеп типте, искә алулар инде арабызда булмаган батыр райондашларыбызның рухларын шат кылсын.
Бик яхшы концерттан күңелләре булып кайтып киткән әниләр районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинга зурдан-зур рәхмәтләрен «Хезмәт» газетасы аша җиткерергә куштылар, эшендә уңышлар, гаиләсенә сәламәтлек, ил-көннең тынычлануын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев