Медалеңне генә тотып карыймчы, абый!
Исән-сау булыгыз, егетләр!
Көшкәтбаш авылы мәктәбе укучылары хәрби темаларга тормышчан гына карамый, алар аңа иҗади якын килеп эш итә.
Моны балаларның махсус хәрби операциядәге авылдашларына хөрмәт белән карауларыннан, батырлар турында инша, очерклар язуларыннан, фәнни эшләр башкаруларыннан күрәбез.
Авылдашлары Алмаз Төхфәтуллин ялга кайта калса, аны тизрәк очрашуга чакырырга ашыгалар. Укытучылары нинди, укучылары шундый биредә: актив, мәнле, кешелекле.
Алмаз Төхфәтуллин Түнтәр мәктәбе укучылары белән дә еш аралаша, шулай ук махсус хәрби операциядәге Илшат Гыйлманов белән очрашуларга йөриләр, балаларга Ватанга хезмәт итү, туган илне ярату, әти-әнинең кадерен белү, тырышып укырга кирәклеген һәр барган саен яшь буынга сеңдерергә тырышалар.
Исән-сау булыгыз, егетләр, ялга кайткач та файдалы гамәлләр кылып, яшь авылдашларыгызга патриотик тәрбия биреп китәсез, рәхмәт сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев