Мобилизациянең беренче көннәреннән үк Чепья гомуми белем бирү мәктәбе махсус хәрби операциягә китүче ир-егетләребезгә ярдәм итәргә алынды. Ватанпәрвәрлек рухын югары тотучы әлеге белем йорты кулларыннан килгәннең барысын да эшли.
– Волонтерлар турында әйтә башласалар, мин иң беренче чиратта махсус хәрби операциягә булышучы кешеләрне күз алдына китерәм, – ди Чепья урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Давлекова Нина Николаевна. – Чыннан да, махсус хәрби операция башлангач волонтерларның эшчәнлеге иң беренче планга куелды. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дигән исем астында волонтерлар Ватан сакчылары белән элемтәләр булдырып, эшчәнлекләрен алып баралар. Волонтерларыбыз гуманитар ярдәм илткәндәге үткән юл ул – «Тормыш юлы», нәкъ менә Ленинград блокадасы вакытында кирәкле азык-төлек китерә торган юлны «Тормыш юлы» («Дорога жизни») дип атаганнар (бу урында Ладога күле аша йөрү күздә тотыла. З.Ш.). Әнә шундый «Тормыш юлы»н безнең волонтерларыбыз да булдырды – алар армый-талмый, туктамый, берөзлексез Ватан сакчыларыбызның якыннары, туганнары белән элемтәне сакларга тырыша. Егетләребезнең күңел рухын төшермәс һәм дә аларны кайгыртып торуыбызны белдерү өчен бу бик тә мөһим! Минем өчен мәктәптәге волонтерлык эшчәнлеге ул укучыларда рухи-әхлакый сыйфатларны булдыру, социальләшү өчен гаять тә кирәкле звено. Безнең мәктәптә укучылар, укытучылар һәм дә әти-әниләр махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә актив катнашырга тырыша. Нигездә ул гуманитар ярдәм җыюда, акчалата булышуда, маскировкалы челтәрләр үрүдә, хатлар язуда, блиндаж шәмнәре ясауда, банкалар җыюда чагылыш таба.
Мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән дә очрашулар уза. «Илне саклау дигән һөнәр бар» дигән исем астында стенд та ясап куйганнар. Зурлар да, балалар да ярдәмнең мөһимлеген аңлыйлар. Мөмкинлекләреннән чыгып, барлык сыйныфлар да әлеге игелекле эштә катнашалар.
– Минем һәрбер сыйныфка да рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, – дип дәвам итә сүзен Нина Давлекова. – Алар чын йөрәкләреннән, үзләре теләп булышалар. Бу бик тә күркәм күренеш, һәм ул һәрберебезне дә куандыра! Әйтеп бетергесез зур ярдәмне 3 нче сыйныф укучылары күрсәтә – сыйныф җитәкчеләре Оксана Степанова, Екатерина Шамова. Гуманитар ярдәм оештырудан тыш алар, бигрәк әти-әниләр, кичләрен үлән чәйләре ясыйлар, аны пакетларга тутыралар. Бу урында шуны әйтәсе килә, җәй көне күп итеп төрле дару үләннәрен җыеп, китптереп калырга кирәк, чөнки мондый чәйләр ясауны кышкы вакытта да дәвам итәсе булачак. Тик без ул вакытка кадәр дөньялар тынычланыр, афәтләр бетәр дип өметләник. Үлән чәйләре ясауда шулай ук 7 б сыйныфы укучыларының да – сыйныф җитәкчеләре Ирина Жукова – тәҗрибәләре зур. Татар теле укытучысы Гөлназ Мингазовага да зур рәхмәт, бергәләп җыйган гуманитарканы ярдәм җыю пунктларына нәкъ менә ул илтеп бирә. Башлангыч сыйныф укытучысы Аэлита Эшмакованың акчалата ярдәм җыюда өлеше зур, аңа да чиксез рәхмәтлебез.
Нина Николаевна белән әтиләре махсус хәрби операциядә булган балалар турында сөйләшкәндә күзләр яшьләнде, тамакка төер утырды. Тәҗрибәле һәм үзе дә бик яшьләй әтисез калган мөгаллимә шулкадәр балаларның хәлләренә кереп сөйли, тыныч кына тыңлап та булмый хәтта.
– Безнең мәктәптә әтиләре махсус хәрби операциядә булган унҗиде укучы белем ала, – ди Нина Давлекова. – Алар арасында әтиләре мобилизация буенча да, контракт төзеп киткәннәр дә бар. Ул балаларның хәлләре бик катлаулы. Аларга бик авыр, чөнки аларның яннарында әтиләре юк. Ул балалар зурларның күзләреннән аңлау чаткылары күрсеннәр, яклау тапсыннар иде. Алар үзләрен ялгыз итеп хис итәргә тиеш түгелләр. Шул ук вакытта алар үзләренең герой уллары, Ватан сакчылары уллары икәнлеген аңлап, горурланып үсәргә тиешләр. Әлеге горурлык хисе аларны нык булырга, гел яхшылыкка омтылырга рухландырып торсын. Кызганычка күрә, һәлак булучылар турында да эш алып барырга туры килә. Һәрбер һәлак булган героебыз – ул зур кайгы, йөрәк әрнүе, хәсрәт утында яну. Һәм аны бүгенге афәт белән бәйләү йөрәк яраларын тагын да тирәнәйтә. Быел безнең илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте.
Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан, 8 б сыйныфында укучылар сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Хрисанова белән 38 төп миләш агачы утырттылар һәм ул урынга Җиңү аллеясы дип исем бирделәр.
Нет комментариев