«Посылкасын да үз куллары белән ача алмады»
Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык.
Ничек итеп аларның ачык ярасына кагыласың? Хәтта юатыр өчен әйтер сүзләр дә онытылды.
«Әнә Рәсилнең киемнәре»...
«Әнә аш-су өстәленең шул ягында улым белән сөйләшеп утыра идек, гел шунда утыра иде ул», «Әнә Рәсилнең киемнәре»… «Җыйнак кына итеп шкафка тезелеп куйган Рәсилнең китапларын күпме тапкырлар сыйпап чыктым», «Әнә бүлмәсендә саклана торган фотоальбомны ничәмә-ничә тапкыр алып карадык»... Бөтен нәрсә искечә, бар әйбер үз урынында, ләкин алар барысы да авыр сагыш сөреме астында.
— Әле шушы көннәрдә генә ялга кайтырга тиеш иде. Кайтмады шул, нишләтәсең аны!..— дип куйды Рәсилнең Балтач районы Бөрбаш авылында яшәүче әнисе.
Тирән бер гаҗизлек белән әйтелгән бу сүзләрдә кайтмый калган Рәсилне һаман да көтү. Дөреслек белән килешергә теләмәү ишетелгән кебек булды... 2022 елдан бирле яу кырында кайнап, күпме авырлыклар күреп, ничәмә тапкыр үлем тырнагыннан ычкынып калып та туган якларына җиңү белән кайтам дип хыялланган егетнең гомере дрон-камикадзе аркасында өзелә.
«Бар яклап үрнәк»
– Тумышыбыз белән Бөрбаштан без, – дип сүзен башлады Гөлнара апа. – Булачак иптәшем Тәбрис клубтан озата кайтты. Әле яңа гына армиядә хезмәт итеп кайткан егет. Очраша башладык. Ә 1994 елның җәендә Сабан туе көнне гөрләтеп туебызны үткәрдек. Төп йортка килен булып төштем. Каенатам 1997 елны гүр иясе булды. Олы улыма ул вакытта өч яшь иде. Кече яшьтән үк укытучы булырга хыялландым. Ирем дә хыялым турында белән иде, ул да куәтләде. Казан дәүләт педагогика институтының инглиз-рус теле бүлегенә укырга кердем. Каенанам белән каенатам баланы карарга булышты. Бик килешеп тордык алар белән, бик рәхмәтлемен аларга. 1997 елда авылдагы мәктәпкә эшкә кайттым. Моңарчы инглиз теле укытучылары булган, ләкин бик аз. Иң беренче булып чит телне мин укыта башладым. Каенанамның үлгәненә өч ел. “Дус-тату яшәдек”, дип риза-бәхил буып китте Хаҗәр әбиебез. Укытучы кешенең эше бетмәс-төкәнмәс бит инде, өч баламны да каенанам үстерергә булышты. 1994 елны Нурсил туды. Рәсил 1999 ел 7 сентябрендә туды. 2009 елда кечебез Камилә дөньяга килде.
Гөлнара апа шунда үстем, шунда тудым, шунда безнең тормышыбыз, дип әле дә авылдагы мәктәптә инглиз теле укыта. Гаилә башлыгы Тәбрис абыйның үзенең тракторы бар. Шуның белән кайда нинди эш бар, шунда йөри.
Укытучы баласы булгач, һәрчак үрнәк тә булырга кирәк бит әле.. Чыннан да, бар яклап үрнәк булып үсә аларның балалары. Авылда мәш килеп үсәләр.
– Рәсилебезнең көлмәгән чагын хәтерләмим дә мин. Гел елмаеп тора иде. Минем кул астымда укыды. Аннан соң Казандагы архитектура-төзелеш университетына укырга керде. Кечкенә вакытта ук колхозга эшкә чыга иде. Үз-үзенә акча эшләргә өйрәнде. Ике курс укыганнан соң, армиягә китте. Саратовта Таганрог шәһәрендә хезмәт итте. Аннан кайткач, Казандагы бер кибеткә кладовщик булып эшкә керде. 2022 елның сентябрендә бәрәңге алышырга дип кайткан иде, шул вакытта повестка килде. Мобилизация буенча чакырылды. “Әни, борчылма, син борчылмасаң, мин дә борчылмам. Шулай мәңге яшь булып кал”, дип әйтә иде. Бер зарлану сүзе ишетелмәде, ЭКСПОда әзерлек үтте, аннан соң Белгородка җибәрделәр. Бераздан соң Луганскка юл тоттылар. Кременная җиренә керттеләр, шунда үлем сагалап торган аны.
Күпме авырлыклар кичеп, исән калган егет ул Рәсил. Бер тапкыр баш өстендә дрон пәйда булып, снаряд ташлаган, әмма шунда да ниндидер көч аны саклап калган. “Әни, синең догаларың белән йөрибез, алар мине саклап йөртә”, дип әйтә торган булган ул әнисенә шалтыраткан саен.
«Миңа ике сәгать йокы җитә әни»
Рәсил Мөхетдинов пулеметчы булып хезмәт итә. Әтисенә дә: “Бар да тәртип, борчылмагыз”, дип әйтә торган булган.
– 2023 елны ялга кайткан иде, шуннан чирләп калды. Дәваланганнан соң кире китте, бөтен дуслары, туганнары белән языша иде. Ул шулай алгы сызыкка берәр айга кереп китә дә, аннан чыккач, смс хәбәрләрне укып бетереп булмый дип әйтә иде. Дуслары шул чаклы күп иде. Кибеттә бергә эшләгән хезмәттәшләре дә гел язып торган. Җиде ел йөргән кызы бар иде, Лиза исемле. Кайткач өйләнешәбез дип хыялланды Рәсил. “Әни, мин кайткач мантый пешерерсең әле, бигрәк тәмле пешерәсең”, дигәч, син кайтканчы беркемгә дә мантый пешермим дидем. 2024 елның җәендә ничектер тынычрак йөрдем, чөнки улым да ничектер үзен тыныч тотты. Ә менә бу соңгы тапкыр алгы сызыкка кереп китүендә Рәсил бик нык борчылды. Төне буе аның белән сөйләшеп тә чыктык. “Әни, синең белән бик рәхәт, әйдә тагын сөйләшик әле”, дигәне хәтердә. Авылдагы бөтен яңалыклар турында сөйләштек. “Ни йокламыйсың, улым”, дип сорагач: “Күзгә йокы керми. Яңа урынга күчәбез, миңа ике сәгать йокы җитә әни”, диде. Гел тынычландырып торды, берни сиздермәде, – дип ачына әни кеше.
Әмма шуннан бирле Гөлнара апа үз-үзен кая куярга белми йөри. Гел елыйсы килә. Шул вакытта Рәсиленең үлгән вакыты, җир өстендә яткан мәле булган, ана күңеле сизенгәндер, күрәсең.
– Бер дә төшемә кермәде, кызым Камиләнең төшенә керә иде. Гадәттә, ялга чыгар алдыннан кызымның төшенә абыйсы кайткан дип керсә, берәр көннән Рәсилебез шалтырата иде. Соңгы арада Камиләнең төшенә дә кермәде. Олы улыбызның төшенә кергән ул. “Син кайттыңмы” дип кочакладым ди. Хәрби формадан булган. Әмма кечерәеп калган, диде. Сәбәбе алда көткән.... 7 сентябрьдә Рәсил алгы сызыкка кереп китте. Шуннан бирле хәбәре булмады, 10ысы үлгән. 28 сентябрьдә Арчадан волонтер Илнур Гомәрович хәбәр иткән иремә. Кызым белән икәү мәктәптән кайттык та, Тәбрис аны кочаклап алды. Колагына нидер пышылдагач, шунда ук сизендем. Нәрсә булды, дидем дә, ул: "Рәсил үлгән", диде. Ышанмадым. Танышларыма шалтыраттым. Ротасындагы егетләрнең туганнарына яза башладым, алар: “Без белгән идек, сезгә әйтергә кыймадык”, диделәр. Расладылар. Бик каты янгын чыккан, квадрокоптерлар аркасында... 20сенә чаклы яу кырында яткан балакаем. Ялга кайтырга тиеш иде бит. Язмаган, күрәсең. 1 октябрь көнне туган ягына кайтты героебыз, ләкин үз аякларында түгел. Аллаһы Тәгалә һәркемнең язмышын үзенчә төзи шул, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли Гөлнара апа.
Рәсилнең очрашып йөргән кызы Лиза сөйгәненең өчесенә, җидесенә, кырыгына дип багышлап үткәргән Корьән ашына кайта. Сезгә кунакка кайтып йөрермен дип Гөлнара апа белән Тәбрис абыйга сүз бирә.
– Бөтен кеше хәлебезне белде. Авылдашлар да, сыйныфташлары да, хезмәттәшләрем дә бик нык ярдәм итте. Бик авыр көннәр кичердек. Инде яраткан эшемә чыктым. Анда бераз онытылып торам, – ди әни кеше.
«Үз куллары белән ача алмады»
Шуны да әйтик, Мөхетдиновлар гаиләсе хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә дә актив ярдәм итә. Гуманитар ярдәм җибәргән саен үзләренең саллы өлешләрен кертә.
– Улымның туган көненә барып җитәр дип махсус посылка җыйдым, кирәк-яраклар, тәм-томнар тутырдым. Посылкасы барып җитте. Үз куллары белән ача алмады шул. Ротасында хезмәт итүче күрше малайга бар нәрсәне дә өләш дидем. Шәхси әйберләрен волонтер Илнур Яруллин аша җибәрербез диделәр, әле шушы көннәрдә генә ул алгы сызыктан кире кайтырга тиеш. Чиксез зур рәхмәт аңа. Изгелекләре үзенә меңләтә әйләнеп кайтсын. Үз машинасы белән улыбызның җәсәден алып кайтты. Юкса, озакка сузылырга мөмкин иде. Рәсилебезне мөселманча кәфенләп җирләдек. Шуңа тынычланабыз. Шәһит булган кеше оҗмахка эләгә диләр бит. Балтачыбызның баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәткә дә рәхмәт. Сүзләре белән тынычландырды, куәтләндерде, – диде Гөлнара апа.
«Походларга бергә чыга идек»
Рәсил Мөхетдиновның өчтуганы Рәдис Сәлахетдинов белән белән без балачак хатирәләрен, маҗараларын искә алып моңсуланып алдык.
– Тормыш юлыбыз бергә үрелеп барды безнең, – дип сүзен башлады егет. – Балалар бакчасына да бергә йөрдек. Мәктәптә дә бер сыйныфта укыдык. Тугызынчы класска чаклы 18 укучы - 10 кыз, 8 малай идек. Тугыздан соң мин Казанга укырга киттем. Рәсил 11не тәмамлады. Авылда мәш килеп үстек. Походларга бергә чыга идек. Икәү чыгып киткән чаклар да булды, төгәл хәтерләмим кайсы елны булгандыр. Яз көне ташулар башлангач, без аның белән бер походка барып кайткан идек. Ташу аккан вакыт иде ул, бераз елга буйлап бардык та шарлавык күреп шуңа сокланып утырдык. Әбиләребез пластик шешәләргә тутырган чәйләрне эчеп, колбаса белән бутербродларны ашап кире өйгә кузгалдык. Җиденче сыйныфта укыган вакытта колхозга эшкә чакыра башладылар, ветврачка булышырга, вак-төяк эшләргә катнашырга. Икәү генә дә көтү көткән чаклар булды. Чәйдән калган шешә белән футбол уйнавыбыз хәтердә калган, үзебезгә кызык эзләп йөри идек инде. 2019 елны энергокөллиятне тәмамлауга мин армиягә киттем. Кайтуыма бер ай калгандыр, Рәсил армиягә китте. Күрешми калдык.
Армиядән кайтканда аны Балтач дигән элмә такта янында көтеп утырдык, ә алар тоткарланды. Ничә сәгать көтеп утырганбыздыр.
Өйдә генә күрештек. Рәсилнең үлеме турында әнием шалтыратып әйтте, ышана алмадык. Сменам тәмамланганнан соң авылга кайттым. Гөлнара апа белән Тәбрис абыйның хәлләрен белешеп чыктык. Рәсилне соңгы юлга озатырга да бик күп кеше килгән иде.
Төпле фикерле, үткен карашлы, батыр йөрәкле бөркет, Балтач егет Рәсил турындагы язмабызны Муса Җәлилнең шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Лилия Гайнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев