Ярдәм иткән хәрби частьлары һәм группалары тарафыннан бирелгән рәхмәт хатларын волонтерлар Рамил Нотфуллинга тапшырдылар
Бүген район башлыгы районыбызның иң актив волонтерлары белән очрашып, аларның хәрби частьларга ярдәм итүендә күрсәткән тырышлыкларын зурлап бәяләп үтте. Ярдәм иткән хәрби частьлары һәм группалары тарафыннан бирелгән рәхмәт хатларын волонтерлар Рамил Нотфуллинга тапшырдылар.
Очрашуда волонтерлар район администрациясенә һәм җитәкчелеккә зур рәхмәтләрен белдереп, яңадан юлга чыгар өчен кирәкле әйберләр туплауда хуҗалыклар һәм оешма-предприятиеләр белән сөйләшүләр алып бару өчен ярдәм сорадылар.
Район башлыгы бу тәкъдимне хуплады һәм якын киләчәктә киңәшмәдә бу мәсьәләне җитәкчеләргә җиткереп, тиешле ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев