Раушан туган мәктәбенә очрашуга килде
Укучылар Раушанга сораулар бирделәр, аларга җаваплар алдылар. Әңгәмә азагында укытучылар һәм балалар Раушанга нык сәламәтлек, тизрәк сәламәтләнүен теләделәр
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында Норма урта мәктәбендә педагоглар һәм укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы, шушы мәктәпне тәмамлаган Рамазанов Раушан Нурислам улы белән очраштылар.
Егетләр белән очрашуда Раушан авыр сугыш вәзгыятьләре һәм аларны ничек җиңеп чыгулары, махсус операция шартларындагы көнкүреш, солдатларыбызны коралландыру, сугыш хәрәкәтләрен алып бару турында сөйләде; үзенең шәхси юлы тарихы белән уртаклашты, заманча хәрби физик әзерлек белән генә түгел, ә тирән белемгә ия булырга, катлаулы ситуацияләрдә карарларны тиз кабул итә белергә, үз-үзен даими үстерүгә әзер булырга тиеш, дип ассызыклады.
Шулай ук махсус хәрби операция зонасындагы егетләр өчен туганнарының һәм бөтен җәмгыятьнең мораль ярдәме бик мөһим, дип билгеләп үтте, егетләргә хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәргән ихлас хатлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Укучылар Раушанга сораулар бирделәр, аларга җаваплар алдылар. Әңгәмә азагында укытучылар һәм балалар Раушанга нык сәламәтлек, тизрәк сәламәтләнүен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев