Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Салаватның ялда чагы

Җир йөзендә һөнәрләр күп, шуның берсе — хәрби булу, хәрби эшне башкару. Әлеге һөнәр элек-электән бик дәрәҗәле, бөек саналган.

Җир йөзендә һөнәрләр күп, шуның берсе — хәрби булу, хәрби эшне башкару. Әлеге һөнәр элек-электән бик дәрәҗәле, бөек саналган.

Дәрәҗәле булудан бигрәк ул Ватанны яратуны шәрехли, илне саклауда үз-үзен кызганмаучы чын ир-егет икәнлегеңне искәртә. Смәел авылыннан Салават Шәмсетдинов кебек, мәсәлән. Салаватның контракт буенча хәрби эшкә алынуына өч еллап бар икән инде. Саба районындагы колледжда белем алганда ук егет контракт төзеп, хәрби хезмәткә китә. Үзе генә түгел, иптәш егете дә контракт-ка кул куя, ул да Балтач егете — Илнар Галиев. Икесе тулай торакта бер бүлмәдә яшәгәннәр, дус-тату булганнар. Салават мәктәптә укыганда ук уку алдынгысы була, балалар бакчасына йөргәндә матур сөйләм теле белән сокландыра.

Салават тыныч шартларда контракт төзеп китә, әмма махсус хәрби операция башланганчы килешү срогын төгәлли алмый, һәм, әлбәттә инде илне саклаучы кыю егетебез килешүне озайта. Махсус операция башлангач та гел алгы сызыкта була.

— Контракт белән хезмәт итүче Көшкәтбаш егете Илшат бар бит әле, «Хезмәт» газетасы аның турында язып та чыкты. Мин ул газетаны үземә алып куйдым, әле дә саклыйм, — ди Салаватның әтисе Марат абый. — Менә шул Илшат белән бергә алар, Белгородта, чик буенда. Берсендә озак кына хәбәре булмады, әле аңарчы алгы сызыкка кергәне юк иде, Илшатка шалтыратам, монда гына иде, тегендә генә иде, ди, күңелем нидер сизенә инде, төннәр буе йоклый алмадым, аннан шалтыратты, «эчтә» булган икән, Илшат ни әйтергә дә белмәдем, дигән. Улымның тавышын ишеткәч куанычымнан елап ук җибәрдем.

Марат абый улы белән бик горурлана, мактый. «Молодец кеше ул минем улым, рәхмәтле бала, — ди. — Әти сүзен тыңлый, артыгын сөйләми, шалтыраткан саен бер сүз инде, 18-20 секунд сөйләшәбез микән — тынычмы, дим, әйе, ди, хәлең ничек дигәнгә, әйбәт, ди. Шуның белән шул, куелган таләпләрне бозмый, чын хәрбиләрчә».

Салават әле 19 июньгә кадәр авылында ялда була. 45 көнлек чираттагы ялын шулай өчкә бүлеп ала. Туры килгәндә райондашы Илшат белән бергә кайталар, бергә китәләр.

— Илшат белән китсә, мул итеп посылка тутырам, — дип дәвам итә сүзен Марат абый. — Бик күп колбаса, ысланган ит салам, иптәшләре белән яратып ашыйлар. Берсендә шулай ысланган кабыргалар җибәргән идем, ашадыгызмы соң, дим, сөягенә кадәр кимердек, әти, дип көлдерде. Поезд белән китсә, күп әйбер алмый инде, җиңелчә генә тутыра рюкзагын.
Төрле юнәлештә, хәтта танкта да хәрби хезмәтен үтүче Салават кайда гына булса да, уңганлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора, иптәшләренә ашарга пешереп ашатырга да иренми ул, землянка миченә дә яга, кулы эш белә, шуңа бер дә тик тормый, хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң да нинди дә булса файдалы эш башкарып куярга тырыша. Шуңа да взводтагы иптәшләре хөрмәт итә, үз итә аны.

Салават Ватан төшенчәсенә үз фикерен белдерде.

— Без илебезне яратырга, сакларга тиеш, шушы җирдә дөньяга килгәнбез, ашаганбыз-эчкәнбез, бар нигъмәтләрне дә кулланганбыз икән, димәк, без Ватанга бурычлы кешеләр, — ди ул. — Мин үз теләгем белән контракт төзеп хәрби хезмәткә киткән кеше, хәзер исә Ватан сагында, кулга корал алып, илемне, якыннарымны саклыйм. Минем хәрби иптәшләр дә шундый, без бербөтен, бездә ватанпәрвәрлек көчле. Җиңүгә ирешкәнче хәрби бурычыбызны үтәячәкбез. Тынычык урнашканчы шунда булачакбыз, һәм без моңа әзер. Хәзер контракт нигезендә хәрби операциягә китү тагын да отышлы. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр акча күчерелә, ә хәрбиләргә ай саен 210 мең сумнан башлап хезмәт хакы түләнә. Премияләр, ташламалар — барысы да каралган.

Салават бер кайтуында район башлыгының хәрбиләр белән очрашуында да катнашты, кышкы айларда кафеда сый-нигъмәтле өстәлләр артында җылы әңгәмә кордылар. «Андый очрашулардан соң күңелдә барыбер дә якты уйлар туа», — диде ул.

Хәбиләрнең ихтыяҗ-лары белән кызыксынгач, егетебез, безнең анда бөтен нәрсә дә бар, ашау-эчүгә, кирәк-яракларга кытлык сизелми, суыткыч та эшләп тора, ризыклар бозылмый саклана, зарланыр урын юк, диде.
Җиңү таңы тизрәк атып, егетебезгә тыныч тормышта гаилә корып, балалар үстереп, якыннарын куандырып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев