Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Смәел авылы китапханәсендә бүгенге заман герое белән очрашканнар

Смәел егете Тәлгат Нургаян улы Галиев Ватан алдындагы изге бурычын зур тырышлык һәм намус белән үтәп,шөкер, туган ягына исән-имин кайтты

Һәр заманның үз тарихы, үз батырлары бар. Смәел авыл китапханәсенә бүгенге заман герое, махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашлары Тәлгат Нургаян улы Галиев белән очрашу кичәсе Смәел урта мәктәбе белән берлектә үткәрелде. 

«Тәлгать Нургаян улы кечкенәдән бик актив, тырыш булды. «Мин булдыра алмыйм», «Мин бармыйм», «“Мин эшләмим» дигән сүзләрне аңардан беркайчан да ишеткән булмады. Нәрсәгә генә тотынса да, аны зур тырышлык салып, ахырына җиткерә ул бүгенге көндә дә. . Бу әти-әниләренең дөрес тәрбиясе нәтиҗәсе, чөнки күркәм сыйфатлар гаиләдә тәрбияләнә.

Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Смәел егете Тәлгат Нургаян улы Галиев та Ватан алдындагы изге бурычын зур тырышлык һәм намус белән үтәп,шөкер, туган ягына исән-имин кайтты. 

Очрашуда ул үзенең кичерешләре белән уртаклашты, укучыларга илебезне саклау өчен зур ихтыяр көчле, җаваплы, иң мөһиме – авырлыклар алдында югалып калмаучы, тәвәккәл, җитез булырга кирәк икәнлеген әйтте.

Балалар хөрмәтле кунагыбызга әнисе Асия апаның улына багышлап язган шигырен укыдылар, җыр башкардылар,һәм күмәк фото бүләк иттеләр», дип хәбәр итәләр Смәел авылы китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев