Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Смәел китапханәсендә олы йөрәкле волонтерлар Айрат Мөхәммәтҗанов һәм Илшат Камалиев белән очрашу узды

Чакыруыбызны кабул итеп, очрашуга килгән волонтерларга олы рәхмәт

Смәел китапханәсендә олы йөрәкле волонтерлар — Балтач районында беренче булып оешкан «Помощь СВО» гуманитар ярдәм группасының әйдәп баручы волонтерлары — Айрат Мөхәммәтҗанов һәм Илшат Камалиев белән очрашу үткәрелде.

Махсус хәрби операциядәге ватандашларга ярдәмгә бик күп россияле кушылды. Соңгы берничә ел эчендә волонтерлар үзләре дә тулы канлы сугышчылар булдылар, тик алгы линиядә түгел, ә тылда. Аларның кораллары — ихтыяр көче, мәрхәмәтлелек, тәвәкәллек һәм ярдәм итү теләге. 

Очрашу кунаклары волонтерлар эшчәнлегенең кыенлыклары һәм шатлыклы мизгелләре турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары исә кунакларны үзләренең шигырьләре, җырлары белән сөендерделәр. Чара ахырында укучылар үзләре җыйган гуманитар ярдәмне волонтерларга тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев