Старшина Радик
Радик бу һөнәрне сайлаган икән, бер адым да артка җигенми, җиңүгә таба бара
Балтач бистәсендә гомер итүче Гөлнур һәм Ренат Камалиевларның уллары Радикның контракт төзеп хәрби хезмәттә икәнлеге турында белә идек инде, әмма кай тарафларда икәнлеген тәгаенләмәдек, әти-әнисенә дә төгәл генә әйтми, тик соңгы вакытларда район волонтерларының махсус хәрби операция территориясенә ярдәм илтә баргач төшкән фотоларында Радикны да күрергә туры килде. Радик та Украинада, безнең иминлегебез сагында икән.
– Безнең улыбыз Радик бик теләп алып кайткан бала булды, кызыбыздан соң, бары тик ун елдан соң гына бик кадерле, көтеп алынган ир бала булып дөньяга килде, – ди Гөлнур ханым улы турында. – 2019 елда Арча педучилищесының программалаштыру бүлеген тәмамлады.
Армиягә барырга җыенды һәм 27 ноябрь көнне үзе теләп солдатка китте. Радик Киров ягындагы Тынычлык бистәсендә урнашкан хәрби частька туры килде, зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Бер-ике ай үткәчтен, әтисе белән миңа әйтә, мин ике елга контракт төзим, ди, үзе теләп контрактка кул куйды. Армиягә алынгач та компьютерга утырды. Өч айдан соң, контракт төзегәч, хәрби «КамАЗ» машинасын йөртә башлады, шул машинада Волгоград, Мәскәү һәм башка төбәкләргә командировкага йөрде. Улыбыз техниканы бик ярата, бер урында гына утырып эшләү аны ялыктырды.
Арчада укыган вакытта Радикка Балтач районы хәрби комиссариаты аша машина йөртү таныклыгына укырга тәкъдим итәләр һәм егет «Досааф»та укып права ала, шуның белән армиягә китә. Ике ел хезмәт итә, ноябрьдә килешүенең срогы чыга, тагын бер елга гына калыйм инде, дип, әти-әнисеннән тагын рөхсәт сорый. Ковид вакыты да булгач, ризалашалар. «Башта риза булмадым, – ди Гөлнур Махмутовна. – Улым, мин әйтәм, контрактчыларны кайнар нокталарга җибәрәләр бит, калма, кайт, дим. Юк, әни, кайнар ноктага җибәрмиләр, диде. Әтисе ярар, диде инде, аннан мин дә ризалаштым. Аннан инде мобилизация башланды һәм улыбыз да контрактын озайтып, үзенең хәрби эшендә калды.
Радик Камалиев ефрейтор булып хезмәт итә башлый, аннан кече сержант, сержант, хәзер исә ротаның старшинасы. Кайсы җирдә хезмәт иткәнен бик әйтми, чөнки әйтелергә тиеш түгел, фотографияләрен дә куймаска куша, «шул Луганский каласы тирәсендә дип беләбез инде без аны, тик ул частен да, полкы турында да белгертми, хәрби сер итеп саклый», ди якыннары да.
Аларның частьларында Балтачлылар күп түгел, берсе Радик үзе, Чепьядан бер егет бар да, тагын сыйныфташы Ильяс бар. «Ул тирәгә посылкалар җибәреп булмады, – ди Гөлнур ханым. – Анда кадәр җибәреп тә булмас, эзләп тә йөрмәсләр, дидек, әмма танышыбыз-дустыбыз, волонтер Радик Хәбибуллин, әйдә, башкаларны тапканны, Радикны гына табарбыз әле, дигәч, җибәрдек. Чыннан да, посылкаларыбыз барып иреште, бездән, гаиләдән күчтәнәчләр килгәч, улыбызның да бик күңеле булды, без бер посылка салсак, волонтерлар үзләре аерым посылка салалар, ашларны бик яраталар, балтачлыларны бик хөрмәт итеп, көтеп алалар, ди улым. Аларга бу ярдәм бик кирәк».
Радик ялга быелның март аенда кайтты, тагын сентябрьдә кайтыр дип көтәләр. Дуслары күп солдат егетнең, армиядә вакытта да хәйран дуслар таба, махсус хәрби операциядә дә хөрмәт итәләр үзен. «Хәзер инде машина йөртми, старшина булгач, шофер янында утырып кына йөри,» дип сүзгә кушыла Ренат абый. Хезмәт вазифасы күтәрелгән саен, хәрбиләрнең эше тагын да җаваплыга әйләнә, әти-әни, якыннары өчен солдат гомере тагын да куркынычрак. Ләкин Радик бу һөнәрне сайлаган икән, бер адым да артка җигенми, җиңүгә таба бара.
Газетаның үткән санында Смәел авылыннан контракт-чы егет Салават Шәмсетдинов турында язган идек, Салават «Балтач» спорткомплексына бокс түгәрәгенә йөргән икән, тренер Фаил Фәсыйховта шөгыльләнгән, Радик та әлеге тренер һәм Рашит Тимербаев аша да бокс күнекмәләренә төшенгән, мәрхүм батырыбыз Рөстәм Фәйзрахманов та бокс белән шөгыльләнгән. Өч егет тә хәрби контракт төзегән. Кызганыч, араларында Рөстәм генә юк, батыр солдатны искә алуыбыз рухын шат кылсын, урыннары фирдәвес җәннәтләрендә булсын.
Радикның сугышчан батырлыклары өчен бирелгән медальләре күп, яхшы эшләгән саен, күкрәген медаль белән бизәп кенә торалар. Илләргә тынычлык килсен дә, шул медальләрен тагып өйләргә җиңү белән кайтырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев