Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Батырлык

«Струна»га гомер телик

«Струна» төркеме бер яшьлек юбилеен билгеләп үтте

 Хәрби темага җырлар башкаручы «Струна» төркеме Балтач гимназиясендә  үзенең бер яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Төркемне тудыручыга, аның репертуарын баетып торучыга, солистларына, инструменталь ансамбльдә уйнаучыларга һәм, әлбәттә инде, тамашачысына бу гаять тә әһәмиятле бәйрәм. Һәм шушы бер ел эчендә алар махсус хәрби операциягә битараф калмыйча, җырларын район халкына, фестивальләр аша республикада яшәүчеләргә дә җиткерә алдылар.

Шушы бер ел эчендә алар районда аерым концертлар куйдылар, шул концерттан кергән акчаны хәйрия итеп солдатларыбызга даими ярдәм илтеп торучы волонтерларыбызга тапшырдылар.Икеме-өчме тапкыр госпитальгә барып яралы ватандашларыбызга концерт күрсәттеләр, буш кул белән бармадылар, гуманитар ярдәм дә җыеп алып бардылар. Шушы бер ел эчендә алар клип төшереп, аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Күреп торасыз, "Струна"ның бәйрәм итәрлеге бар.

«Струна»ның солисты Диләрә Дмитриева, махсус хәрби операциядә мобилизация кысаларында хезмәт итүченең кызы, Диләрәнең әнисе Эльвира әлеге төркемгә нигез салучы, аны яшәтүче, музыка укытучысы Римма Әхтәмованы музыкаль продюссерлары дисәң дә буладыр. Егетләр гитараларда, барабанда уйный. Ә инде Балтач гимназиясе яшь талантларга ныклы терәк булып тора, «Струна» оештырган чаралар гимназия балалары өчен патриотизмның бер алымы, струначылар Балтач гимназиясендә белем ала.

«Струна»ның бер яшьлегенә кунаклар да килгән иде, иң кадерле кунаклар, әлбәттә инде, махсус хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләре, туганнары, батырларча һәлак булган гимназия укучылары Илдар белән Рөстәмнең әниләре: Тәнзилә Галиева белән Раушания Фәйзрахманова һәм башка шәһит киткәннәрнең туганнары да килгәннәр иде. Шулай ук биредә «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы филиалы координаторлары Дилүс Гатиятуллин белән Гөлүзә Сәгъдиева да катнаштылар. Юбилейга җырчы Ленур Биктимеров та килгән, аның башкаруында җырлар күңелләргә үтеп кереп, күзләрне яшьләндерде. Районыбызның мәшһүр җырчысы, «Струна»ның чишмә башына нигез салучы Айсылу Әсәдуллина да кунак буларак кына килмәгән, үзәк өзгеч җырын да алып килгән. «Басыйк аягурә» дигән җыры һәрберкемне урыныннан кузгатты, җыр азагына кадәр аудитория аягура басып торды. Казан каласыннан Татарстан Диния Нәзарәтенең мөфти урынбасары Мансур Җәләлетдинов җитәкчелегендә «Батырлар терәге» үзәгенең солдат гаиләләре белән эшләүче, үзәк рәисенең урынбасары Гөлнара Ибраһимова да үзенең юнармияче балалары белән кайтып, "Струна"ны котлап, рәхмәт хатлары тапшырып китте. Клипка нигез салучы Алисә дә бәйрәмнең кадлерле кунагы иде.

«Струна»ның исеме Рәсәйнең танылган җырчысы Юта репертуарындагы «Струна» кушаматлы батыр ватандашыбызга бәйле, ул «Струна» да гомерле булсын, безнең«Струна»бызга да хәерле бәрәкәтле уңышлы гомерләр телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: патритотлык