Шубан авылы җирлегендә яшәүчеләр гуманитар ярдәм туплауга үзләреннән саллы өлеш кертәләр
«Теләгебез бер – илләргә иминлек килсен иде, солдат егетләребез исән-сау гаиләләренә, туган якларга әйләнеп кайтсыннар»
Шубан авылы җирлегендә яшәүчеләр изге эштән читтә калмыйча, гуманитар ярдәм туплауга үзләреннән саллы өлеш кертәләр.
«Авылыбыз апалары, кызлары белән маскировка сеткалары үрдек, үзебезнең авылдан киткән егетләргә исемле посылкалар җыйнауда да һәр гаилә үз өлешләрен кертте. Хәрби операция зонасына киткән егетләрнең гаиләләренә дә, кулдан килгәнчә, төрле формада ярдәм күрсәтергә тырышабыз.
Теләгебез бер – илләргә иминлек килсен иде, солдат егетләребез исән-сау гаиләләренә, туган якларга әйләнеп кайтсыннар», – дип гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авылдашларына рәхмәтләрен җиткерде Шубан авылы җирлеге башлыгы Сәгурә Васильева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев