Тарих битләреннән
(Дәвамы, башы газета-бызның 18 март санында)
Игелекле Хөсәеновлар
Әлеге язма башында искә алынган Мөхәммәткамалның хәбәре, аның безнең төбәктә мәгърифәтчелекне үстерү турындагы хезмәтнең бер өлеше генә. Ул татарның дәрәҗәле сәүдәгәрләре белән тыгыз элемтәдә яшәгән. Әлеге иганәчеләребез турында кыскача гына булса да әйтеп үтәргә кирәктер. Оренбургның күренекле сәүдәгәрләре Әхмәт, Габделгани һәм Мәхмүт Хөсәеновлар чыгышлары белән Мамадыш өязенең Кибәхуҗа авылыннан. Әхмәт бай 1892 елда Оренбургта татарлар өчен түләүсез ашханә ача. Аннары 1896-1906 елларда гомуми чыгымнар 3 мең сум тәшкил итеп, “Хөсәения” мәдрәсәсе, Оренбургта һәм Оренбург губернасында 20 ләп мәчет төзи. Мәдрәсә чыгымнарын тулаем үзе күтәрә. Мәдрәсә 14 класстан торган “җәдитчә” (яңача) укыту программасы белән эшли: 1-3 сыйныф — башлангыч (ибтидаи), 4-7 сыйныф — урта (рушди), 8-11 сыйныф — хәзерлек (игдадия), 12-14 сыйныф — югары (галия). Мәдрәсәне тәмамлаучыларга урта мәктәпләрдә укыту дип-ломы бирелә. Мәдрәсәдә табигать фәннәре, татар һәм рус телләре укытыла. В 1916-17 уку елында укыту 10 сыйныфтан тора: 4 башлангыч, 4 урта һәм 2 югары. Аларда 227 шәкерт укый. Мәдрәсәдә Р. Фәхретдин, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Ш. Камал, Ф. Кәрими кебек тәҗрибәле мөгаллимнәр мөгаллимлек иткән. Ә.Хөсәенов үз акчасына сәләтле шәкертләрне чит илләргә дә җибәреп укыткан.
Шаһимәрданның дәвамчылары Түнтәрдә
Безнең өчен шунысы да кызыклы, әлеге мәдрәсә ачылганда, аның иң беренче мөгаллиме һәм укыту бүлеге мөдире (мөдәррис) Шаһимәрдан Әхмәтшаһ улы Үтәгәнов булган. Шаһимәрдан Түнтәрдә туган, ул Түнтәрнең өченче имамы Габделхәмиднең оныгы. Шаһимәрдан Кышкарда Исмәгыйль мәдрәсәсен тәмамлаган. Аның белем алу чорында Түнтәрдә кадими мәдрәсә генә булган. Кадими мәдрәсәсендә гарәп, фарсы, төрек телләренә басым ясалган, табигать фәннәренә игътибар аз булган. Монда Коръәнне тулаем мәгънәсен аңлатып, ораторлык осталыгына ия булган муллалар әзерләнгән. Сәләтле балалар мәдрәсә программасын 9-10 елда, икенчеләре 10-12 елда үзләштергән; сыйныфлап укыту, өстәл-парталар булмаган. Ә Кышкарда Хөсәениядәге шикелле җәдит ысулы белән укытканнар. Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсен Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1894 елда гына ачкан. Шул едан башлап Түнтәрдә бер ишек алдында ике төрле мәдрәсә эшләгән.
Шаһимәрдан мулла Хәсәения мәдрәсәсендә берничә ел гына укыткан. Аннары Кышкарга кайтып, Исмәгыйль хәзрәтнең кызына өйләнеп, шунда имам-мөдәррис булып хезмәт куйган. Аның Ә.Хөсәенов белән арадашлыгы бетмәгән. “Хөсәения” мәдрәсәсенең эшчәнлеген тирәнтен өйрәнгән Оренбургтагы мәшһүр галимә Мәдинә ханым Рәхимкулова үзенең “Әхмәт бай” исемле китабында “1905 елда Ә.Хөсәенов үзенең миллионнарын татар мәгърифәте өчен мирас кәгазьләрен тутырганда, өч шаһитның берсе итеп, Түнтәр авылында туган „Хөсәения„ мәдрәсәсенең беренче мөгаллиме Шаһимәрдан Әхмәтша улы Үтәгәновны ала“ дип язган. Бу мәгълүматны миңа Карадугандагы „Себер юлы“ музее директоры Бакый Зыятдинов моннан 20 ел элек Оренбург шәһәреннән алып кайткан иде. Шаһимәрдан мулла нәселен Түнтәрдә Газыймовлар дәвам итә. 2001-21 елларда авылыбыз имамы булып Гомәр хәзрәт эшләгән иде. Хәзер бу хезмәтне әлеге династиянең дәвамчысы Заһир хәзрәт дәвам итә.
Иганәче Хәкимовлар
Мөхәммәткамал искә алган күренекле икенче иганәче-сәүдәгәр Габделлатыйф Хәкимов Түнтәрнеке. Ул Уфада, Малмыжда, улы Мөхәммәтшакир Бөгелмәдә сәүдә үзәкләре тоткан. Уфада ике манаралы „Хәкимия“ мәчете төзегән, „Галия“ (Уфада) мәдрәсәсен төзүдә һәм аның еллык чыгымнарын кап-лап торуда, төрле авылларда мәчетләр төзүдә зур ярдәм иткән. Түнтәрдә 1912 елда Икенче мәчетне, Ишмөхәммәт хәзрәтнең кадими мәдрәсәсенә кирпечтән бина төзеткән. Мөхәммәткамал хатындагы „Ә.Хөсәенов Мөхәммәтнәҗип хәзрәт өчен 1700 сум акча тотып, буе 30 аршын итеп таш мәдрәсә төзетте“ җөмләсе Түнтәр авылы тарихы өчен зур яңалык, документ булып тора. Әлеге мәһәббәт бинаның 1907 елда Мөхәммәтнәҗип хәзрәтнең (ул Гали ишанның оныгы) җәдиди мәдрәсәсе өчен сафка бирелгәнен белә идек. Әмма аны төзүченең төп иганәчеләре турында фаразлар гына бар иде. Хәзер билгеле: төп иганәче Оренбург бае Әхмәт Хөсәенов булган икән. Ак таш мәдрәсә бинасының тышкы яктан 30 аршын (21,34м) булуы шуны раслый. 1924 елда Арчада һәм Түнтәрдә Икенче баскыч (5-9 сыйныфлар) мәктәпләр ачыла. Бу чорда Арча кантонында башлангыч мәктәпләр генә булган. Кантон районнарга 1930 елда гына бүленә. Түнтәрнең мәдрәсә биналары, ашханә, китапханә, ятаклар биналары Икенче баскыч мәктәпкә бирелгән. 1930-31 елларда Акташ мәдрәсә бинасы Түнтәр районының банк бинасы булып хезмәт иткән. Район үзәге 1932 елда Балтачка киткәч, бина мәктәп карамагына күчкән. Сугыштан соңгы елларда без аның бүлмәләрендә 6-7 сыйныфларда укыдык. Ап-ак стена һәм түшәмнәренең тигезлеген, түшәм кырыйларының бизәкләп эшләнешен күзәтеп, „болай матур итеп кемнәр эшләде икән“, дип соклануым әле дә хәтердә. Бина хәйран үзгәрешләр кичерсә дә, бүген дә исән. Соңгы елларда аның бер өлеше күмәк хуҗалыкның ашханәсе, икенче бер өлеше шәхси эшмәкәрнең кибете булып хезмәт итте.
Рәфхәт Зарипов,
төбәк тарихын өйрәнүче,
ветеран укытучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев